Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең Алан авылы яшьләре район тамашачысына спектакль тәкъдим итте
Cпектльне сәхнәгә режиссер Гүзәлия Җамалиева куйды.
(Теләче, 30 март, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Аланлылар Наил Гаетбайның “Кызлар килде авылга, яки Моңнар кайтсын авылга" музыкаль комедиясе белән Теләче тамашачысын шаккаттырып кайтты. Спектакльнең беренче минутларыннан яшьләр тамашачыларны үзләренә җәлеп итте. Әсәрдә бүгенге көн өчен бик актуаль булган проблема, авылда буйдак егетләрнең артуы, кызларның шәһәргә китүе, авылның бетү куркынычы булуы, моң югалу күтәрелә. Тамашачылар спектакль барышында рәхәтләнеп көлде дә, яшьләр күтәргән проблеманың актуальлеген аңлап моңсуланды да, дип хәбәр ителә район газетасында.
Cпектльне сәхнәгә куючы режиссер Гүзәлия Җамалиева: “Рәхмәт, авыл яшьләре бер әйтүгә сүзне тыңлап, риза булдылар. Бер ай дәвамында спектакльне алар ялларга кайтканканда кабатладык. Минем өчен артистларга рольләрне бүлүе авыррак булды. Уйнап карагач, рольләрнең кайберләренә туры килеп бетмәүе ачыкланды. Яңадан алыштырып бетердек. Китаптан укып, видеолар карап спектакльне өйрәнергә туры килде. Авыл темасы, спектакльдә тормышыбызга хас булган проблемаларның күтәрелүе белән дә безгә ошады. Шуңа бердәм әлеге спектакльгә тукталдык”,- ди.
Мәстүрә апа ролен башкарган Нурфия Хасанованың тамашадан соң күңеле күтәренке иде. Әлеге роль аңа тормышта да туры килә икән дигән нәтиҗәгә килдем. Тыйнак, сабыр гына сәхнә кирәк -яракларын җыярга керешкән иде.”Гомер буе терлекчелек тармагында намуслы хезмәттә булган ханымнан башка авылда бер генә чара, кичә дә узмый. “ Берәр спектакльдә катнашырга күптән хыялландым. Әни яки кайнана роленә кызыга идем. Ходай насыйп иткәч, уйнарга насыйп булды. Сәхнәдә каушамадым да, яшьләр белән уйнарга бик җиңел булды”, -диде ул тыйнак кына. Яше дә Нурфия апаның сөбханалла икән.
Алан урта мәктебенең 10 сыйныф укучысы Әлфис Кыямов “Кызлар килде авылга” дип исемләнгән спектакльдә Хәйбулла ролен башкарды. Тамашачыларны байтак көлдергән егетнең дә беренче тапкыр гына спектакльдә уйнавы икән. “Берәр атна оешып китә алмадык, аннары дуслашып, сәхнәдә үзебезне тотарга өйрәнә башладык. Башта миңа Әхтәм ролен бирделәр, мин риза булмадым, фикерләшә торгач, үземнең Хәйбулла ролем тиде. Яратып уйнадым, бик ошады Гөлназ апаны мин беренче тапкыр күрдем, шулай булса да безгә спектакль өйрәнергә кыен булмады. Бер –беребезгә ярдәм итеп, спектакль яхшы булсын дип тырыштык. Алан авылында яхшы гына итеп спектакльне куйгач бик сөендек, район мәдәният йорты сәхнәсенә чакырулары безнең өчен зур куаныч булды. Сәхнәдә каушамадым да. Тиешле секундта сүземне әйтергә генә онытып җибәрмәскә кирәк дигән уй бар иде”, - диде ул.
Спектакльдә уйнаган һәр артистны тамашачы яратты. Хуҗалык рәисе булып уйнаган Әхтәм - Нияз Хасановны да тамашачы үз итте. Әмир, Кәүсәрия рольләрендә Рушан, Миләүшә Хаҗиевалар иде. Гаиләләре белән сәнгатькә тартылучыларга сокланмый мөмкин түгел. Һәр артист үзенә тапшырылган рольне югары дәрәҗәдә, тиешенчә итеп уйнады. Шунысын да әйтергә кирәк, рольләр дә үзләренә туры килгән. Раил – Гөлназ Вәлиәхмәтовалар, Ләйсән – Ләйлә Гариповалар һәм Нурания – Гөлинә Хөсәеновалар моның ачык мисалы. Көчле алкышлар, чәчәк бәйләмнәре шуны сөйли.
Спектакльгә декорацияләрне Алан урта мәктәбенең педагог – оештыручысы Алсу Мифтахова эшләгән, режиссер Гүзәлия Җамалаевага да ярдәм кулы сузган.
Соңыннан, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов: ”Алан яшьләре якты, нурлы итеп уйнады. Аеруча яшьләрнең катнашуы куанычлы, заман өчен бик тә актуаль булган спектакльне сайлаганнар. Авылларыбыз үссен. Мәктәп белән берлектә эшләгәннәр, бу бик уңай күренеш”, -диде ул үз чыгышында, диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз