news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләченең Алан авылы тарихы яңа китапка керде

Китапны Алан авылында туып-үскән һәм шул төбәктә җитәкче урыннарда эшләп гомер иткән Фәрит Даутов язган һәм чыгарган.

(Теләче, 19 июнь, “Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов) Теләчедә яңа китап дөнья күрде. Аны районның Алан авылында туып-үскән һәм шул төбәктә җитәкче урыннарда эшләп гомер иткән Фәрит Даутов язган һәм чыгарган. Ул “Алан - аланлыкта туган авыл” дип исемләнгән, диелә район басмасында.

Китапта авторның хатирәләре һәм шигырьләре урын алган. Гомумән, бу китап Алан авылының барлыкка килүе, аның гүзәл табигате, авылның төзелеше, урамнарында хуҗалык йортларының урнашуы, ул йортларда яшәгән кешеләрнең язмышлары турында. Октябрь революциясенә кадәр аларның җир өчен көрәшләре киң сурәтләнә. Китапның икенче өлешендә авторның 2016-2017 елларда иҗат иткән шигырьләре урын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100