Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең Ачы авылында яңа клуб ачылды
Авыл халкының шатлыгын Теләче муниципаль район башлыгы да уртаклашты.
(Теләче, 25 декабрь, “Татар - информ”, "Теләче" газетасы, Фәнил Нигъмәтҗанов). Бу көннәрдә Ачы авылы халкы икеләтә куанычлы хисләр кичерә. Беренчедән, иң күңелле, сихри бәйрәмнәрнең берсе - Яңа ел бәйрәме якынлаша, икенчедән, 23 декабрь көнне Ачыда республика программасы нигезендә төзелгән 50 тамашачыга исәпләнгән клуб бинасы ачылды. Шунда ук китапханә дә, фельдшер-акушерлык пункты да урын алган. Аларда җирле фельдшер Гөлчәчәк Гәләвиева белән китапханәче Вера Тихоновалар хезмәт куячак диелә район хәбәрендә.
Ачылыларның куанычын муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән ветераннарның район Советы рәисе, Теләче авыл җирлеге депутаты Мансур Газизов та уртаклашты. Алар үзләренең чыгышларында Ачы халкын әлеге күңелле чара белән котлап, яңа сәнгать йортының буш тормавын, даими рәвештә сәнгать чаралары үткәрелүен теләделәр.
Киләчәктә биредә мөдир буларак хезмәт куячак Лилия Солтановага клубның символик ачкычын җаваплылыгы чикләнгән “Стройсервис” ширкәте җитәкчесе Ришат Гыйләҗиев тапшырды. Ширкәт төзүчеләре клубның нигезен гыйнвар аенда салган иде. Ел азагына алар җыйнак, җылы һәм якты клуб төзеп өлгерттеләр. Ачылыларга бер дигән Яңа ел бүләге булды ул.

Рәсми котлаулардан соң, яңа ачылган клубта авыл үзешчәннәре тарафыннан тәүге концерт күрсәтелде. Тантана кунаклары һәм авыл халкы җирле “Рябинушка” вокаль ансамбленең, аерым башкаручылар Сәкинә Солтанова, Елена Тарасованың чыгышын һәм укучы балаларның “Библилотека җырын яратып тыңладылар. Дәртле испан биюе йөрәкләргә ялкын өстәде. Ачылыларны клуб ачылу тантанасы белән котларга район мәдәният йорты каршында эшләп килүче данлы “Сударушка” рус фольклор ансамбле дә килгән иде. Ансамбль башкаруындагы “Праздники” җыры тамашага үзгә, бәйрәмчә рух өстәде диелде район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз