Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында “Карга боткасы” бәйрәме уздырылды
Әлеге чара балалар күңелендә әйләнә –тирә табигатькә мәхәббәт тәрбияли.
(Теләче, 15 апрель, "Татар-информ", "Теләче", Елена Сафина ). Халкыбызның милли бәйрәмнәренә, әйләнә-тирә табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - “Карга боткасы” уздырылды булып үтте дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Бәйрәм барышында балалар “Карга” белән берлектә татар халкының уеннарын, җырларын башкардылар, табышмак, сынамышларын искә төшерделәр; язның беренче хәбәрчеләре- кара каргаларны каршыладылар. Бәйрәм азагында барлык төркем балалары тәмле “карга боткасы” белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле узды, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз