Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчелеләр Яңа ел бәйрәмнәрен файдалы һәм күңелле итеп уздырды
Район халкы Раштуа бәйрәмен билгеләп узды.
(Теләче, 10 гыйнварь, "Татар –информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). 7 апрель көнне район ял паркында Теләче халкы Раштуа бәйрәмен билгеләп узды. Бу көнне яшел чыршы янында җыр–бию, уен көлке тынып тормады. Кыш бабай, Кар кызы тамаша карарга килүчеләрнең күңелен күрде. Төрле әкият геройларына карап балалар гына түгел, өлкәннәр дә сокланды дип хәбәр ителә район хәбәрендә.
Авыл җирлекләреннән килгән мәдәният хезмәткәрләре убырлы һәм башка геройлар булып киенеп килде. Убырлы, усал эт бу көнне бәйрәмгә килүче сабыйлар белән дуслаштылар. Кыш бабай сабыйларны баллы күчтәнәчләр белән куандырды. Чараны оештыручылар чыршы янында берсеннән –берсе кызыклы уеннар оештырдылар. Әлеге уеннарда халык аеруча актив катнашты. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә лаек булды. “Сударушка” вокаль ансамбле, район үзешчәннәре чыгышы бәйрәмгә яңа бизәкләр өстәде. Чыршы тирәли күмәк бию, җыр тынып тормады. Халык рәхәтләнеп күңел ачты, бәйрәм итте.
Шунысын да әйтергә кирәк, яңа ел бәйрәмнәрендә район халкы вакытларын файдалы, күңелле итеп уздырды. Балалар үзәк ял паркында ясалган тауда шуса, ә район яшьләре кичләрен яңа Теләче паркында булырга ярата. Тимераякта шуарга яратучылар вакытларын Теләче “Арена” боз сараенда тимер аякта шуып уздыра, дип хәбәр ителә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз