news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчелеләр спорт ярышларында көч сынашты

Теләче спортчылары республика, ил һәм дөньякүләм ярышларда даими җиңү яулый.

(Теләче, 15 август, “Татар-информ”, "Теләче",  Алинә Шәймарданова). Ел саен августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүче физкультурачылар көнен районыбыз спортчылары быел аеруча канатланып каршы алды, чөнки башка елларда әлеге бәйрәм һәр теләүче өчен оештырылса, быел спорт өлкәсендә хезмәт куючы райондашларыбыз үзләре генә бәйрәм итәргә булды. Алар Теләче мәйданчыгында рәхәтләнеп ял итте дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Теләче спортчылары республика, ил һәм дөньякүләм ярышларда даими җиңү яулый. Районыбызда укучыларга, яшьләргә, өлкәннәргә физик культура белән шөгыльләнү өчен күп мөмкинлекләр тудырылган. Авылларда спорт мәйданчыклары, хоккей тартмалары бар. Тиздән Теләчебездә Боз сарае сафка басачак. Теләгән кешегә һәркайда “ишек” ачык. Бу хакта чараның ачылыш тантанасында катнашкан муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов та искәртеп узды.

– Районыбызда төрле спорт чаралары даими уздырылып тора. Район халкының спортка тартылуында сезнең дә өлеш зур, - дип, физкультурачыларга мөрәҗәгать итте. Районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Артем Галеев та барлык спорт өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде. Соңыннан алар Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Рамил Гыйниятов, Фиданур Мөбәрәкшин, Алмаз Сафин, Рәшит Габделхәев, Шамил Шәяхмәтовларга Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының Рәхмәт хатларын тапшырды. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең укыту-спорт эшләре буенча директор урынбасары Лилия Маракова һәм мәктәпнең инструктор-методисты Гүзәлия Хисамова Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Калган күп кенә тренерлар һәм хезмәткәрләргә район башкарма комитеты җитәкчесе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Районыбыз физкультурачылары бу көнне төрле спорт ярышларында да үзләрен сынап карады. Алар футбол уйнады, турникта тартылды, ласта, капчык киеп йөгерде, күңелле стартларда да көч сынашты, диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot