Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчелеләр Сослангер лагерьларында һәлак булган якташлары истәлегенә Хәтер ташы куйды
Биредә районның танылган эшмәкәре Рифкать Шәфыйков тарафыннан Корбан чалынып, Корбан ашы да үткәрелде.
(Теләче, 29 сентябрь, “Татар–информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Сослангер лагерьлары... Бөек Ватан сугышы елларында шушы мәхшәрдә ачлык-ялангачлыктан газап чиккән, салкыннан интеккән, изге сугышка барып җитә алмыйча биредә һәлак булган якташларыбызның изге рухы дога көтеп ята. Шушы изге ниятне гамәләгә ашырыр өчен Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов җитәкчелегендәге делегация шушы изге урынга сәфәр кылып, Хәтер ташы куеп, әрвахлар рухына дога кылып, Хәтер ташы янына туган як туфрагын салып кайтты, дип яза район басмасы.
Моннан тыш, биредә районның танылган эшмәкәре Рифкать Зыятдин улы Шәфыйков тарафыннан Корбан чалынып, Корбан ашы да үткәрелде. Әлеге сәфәргә этәргеч бирүче дә, аны оештыручы да ул иде. Аның башлангычы белән без, 21 сентябрьдә, җомга көнне, иртә таңнан Теләче районы имам-мөхтәсибе, республиканың Төньяк тәбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, Саба, Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров, Теләче районы ветераннар Советы рәисе урынбасары Сәлмән Галиев, Саба районы ветераннар Советы рәисе Расих Сабиров, ике районның да массакүләм мәгълүмат чаралары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннарның “Боевое братство”, “Форпост”, “Олимп” оешмалары вәкилләре, Саба аграр көллияте студентлары, Теләче районы туган якны өйрәнү музее, район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре, халыкны социаль яклау идарәсе, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре катнашында бер көнлек юлга кузгалдык.
Әлеге тарихи урыннар Марий Эл Республикасының Сослангер шәһәр җирлегендә урнашкан. Суслонгер шәһәрен узгач, нарат урманнары аша тагын 12 чакрым барырга туры килде. Лагерь, анда урнашкан барак, землянка, клуб, штаб биналарның нигезләрен, йөк ташыган тачанка юлларын җәяү йөреп карап чытык. Бик тәэсирле булды.
- Әлеге урыннар турында балачактан ук ишетеп беләм. Әтигә ияреп, каравыл өенә еш менә идем. Анда сугыштан кайткан ирләр әлеге лагерь турында әз-мәз сөйләшкәли иде. Гәрчә ул елларда бу хакта сөйләү катгый тыелса да. Бала вакытта ишеткәннәр гел күңелемдә йөрде. Быел исә үземә шушы изге урыннарны килеп күрергә насыйп булды һәм күңелемдә биредә газап чиккән, һәлак булган якташларыбыз истәлегенә таш кую идеясе барлыкка килде. Әүвәл балаларым белән киңәштем. Алар бу теләгемне бик хуплап каршы алдылар. Теләче, Саба районы җитәкчелеге дә зур теләктәшлек белдерде. Ниһаять, бүген хыялым чынга ашты. Әлеге чаралда катнашкан һәр кешегә ихлас рәхмәтемне җиткерәм, - диде әлеге чараны оештырып, башлап йөрүчесе, зур сәфәрнең иганәчесе Рифкать Шәфыйков диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз