Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчелеләр Равилә Шәйдуллинаның яңа китабын тәкъдим итү кичәсендә булды
Күп сәнгать осталары катнашында узган әлеге концертны районыбыз делегациясе дә тамаша кылды.
(Теләче, 14 апрель, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында Казанда яшәүче якташыбыз, танылган эшмәкәр, Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, Россиянең аш-су остасы Равилә Шамил кызы Шәйдуллинаның яңа чыккан автобиографик жанрдагы “Ялантауга ай кунган” дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе булып үтте, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Бик күп сәнгать осталары катнашында узган әлеге концертны районыбыз делегациясе дә тамаша калды. Әлеге вакыйга уңаеннан муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов якташыбызга изге теләкләрен җиткерде. Концертта Россия Федерациясенең, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Венера Ганиева, Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов белән беррәттән, яшь талантларыбыз – Миндияр Шәймәрданов, Зөлфирә Шәйдуллина, Айнур Каюмов һәм Гөлсем Биккинина да чыгыш ясады, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз