news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчелеләр Мәскәүдә инвалидлар арасында армреслинг буенча Россия чемпионатында катнашты

Әлеге җиңүләре белән алар май аенда Польшада узачак Европа чемпионатында катнашу хокукын яуладылар.

(Теләче, 18 февраль,  "Татар-⁠информ", "Теләче" газетасы, Тимур Имамиев). Мәскәү шәһәрендә арка-⁠терәк хәрәкәте инвалидлары арасында армреслинг буенча Россия чемпионатында теләчелеләр дә катнашты, дип яза районның "Теләче" газетасы.

Анда Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре, инвалид спортчылар Ришат Зәйнетдинов белән Илфат Имамиев та катнашты һәм лаеклы чыгыш ясады. Әлеге ярышта Ришат сул һәм уң кул белән дә көрәшеп, өченче урыннарга лаек булса, Илфат сул кул белән көрәшеп – дүртенче, уң кул белән көч сынашып – өченче урынны яулады.

Әлеге җиңүләре белән алар май аенда Польшада узачак Европа чемпионатында катнашу хокукын яуладылар. Инвалид спортчыларны ярышларга Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Айрат Әхмәт улы Кыямов әзерләде. Ришат белән Илфатка һәм аларның тренеры Айрат Әхмәт улына әлеге ярышларда катнашу мөмкинлеген районыбызның танылган эшмәкәре Хәким Кәниф улы Һадиуллин тудырды.

Соңыннан ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Хәким Каниф улы Һадиуллинга озак еллар дәвамында армреслинг спортын үстерүдә лаеклы өлеш керткән химаячы буларак Россия армреслинг Федерациясенең Мактау грамотасы тапшырылды, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot