news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчелеләр «Иске Казан Түгәрәк уены» Республика фольклор конкурсында чыгыш ясады

Теләче районы Югары Мәтәскә авылының “Фазыл чишәсе” фольклор коллективы уңышлы чыгыш ясады.

(Теләче, 18 май, "Татар-информ", "Теләче", Зөлфия Ибраһимова). Биектау районы Шәпше авылында 13 май көнне сигезенче тапкыр уздырылган «Иске Казан Түгәрәк уены» Республика фольклор фестиваль-конкурсында Теләче районы Югары Мәтәскә авылының “Фазыл чишәсе” фольклор коллективы уңышлы чыгыш ясап кайтты, дип хәбәр итә “Теләче” газетасы.

«Иске Казан Түгәрәк уены» – ул күпкырлы чара һәм үзенә күрә бер иҗат лабораториясе дә. Елдан-ел фестиваль үзгәрешләр кичерә, киңәя, аның эчтәлеге байый, төрлеләнә бара. Әлеге фестивальдә быел Теләче районынннан Югары Мәтәскә авыл клубының “Фазыл чишмәсе” фольклор коллективы да “Кич утыру” күренеше белән катнашып кайту бәхетенә иреште. Алай гына да түгел, алар үз номинацияләрендә беренче урынны яуладылар. 40 елга якын Югары Мәтәскә авылы халкына хезмәт күрсәтеп килүче Сәрия апа Гарипова бүгенге көндә авылда элек-электән килгән йола –гадәтләрне, җыр-биюләрне, бәет-мөнәҗәтләрне, халык уеннарын барлау һәм яңадан халыкка кайтару буенча фидакарь эш алып бара. Сәрия апа үзе дә җор телле, җыр –биюгә үтә дә һәвәс кеше.

“Төрлебез төрле яшьтә булуга карамастан, үзара аңлашып, дус, тату, бердәм булып эшлибез. Без бит барыбыз да шушы җирдә, шушы туфракта үскән кешеләр –эзләп тапкан һәр җыр, шигырь, әкият – барысы да җанга газиз, кадерле. Табышларыбызны тизрәк тамашачылар белән уртаклашасы килгәнгә, концертларга һәм фестиваль - конкурсларга чакыруларны көтәбез” – ди Сәрия Харисовна. Авыл клубының район, республика күләмендә узган конкурс, фесивальләрдә, смотрларда яуланган Мактау кәгазьләренең, Дипломнарның исәбе-хисабы юк. Болар бар да – иң беренче чиратта, тынгы белмәс, иҗади рухлы җитәкченең зур тырышлыгы нәтиҗәсе, диелә район хәбәрендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot