Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчеле ветеран спортчылар арасында кул көрәше буенча Россия беренчелегендә катнашты
Әлеге ярышта Татарстан җыелма командасы беренче урынга лаек булды.
(Теләче, 11 апрель, “Татар – информ", "Теләче"). Мәскәү өлкәсенең Портвино шәһәрендә 40 яшьтән өлкән булган ветеран спортчылар арасында кул көрәше буенча Россия беренчелеге булып үтте. Анда Теләче районыннан Радик Карабаев та катнашып, 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көч сынашты, дип яза җирле басма.
Радик Теләче балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Айрат Кыямов шәкерте. Әлеге җиңүе белән Радик Россия җыелма командасы состафына кертелде һәм май аенда Болгариянең София шәһәрендә үтәчәк Европа һәм сентябрь аенда Төркиянең Анталия шәһәрендә булачак дөнья беренчелегендә катнашу хокукын яулады. Аның тренеры Айрат Кыямов чемпион әзерләгән өчен Кубок белән бүләкләнде. Әлеге ярышта Татарстан җыелма командасы беренче урынга лаек булды.
7 апрель көнне район Советының утырышлар залында узган “Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә аларны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин тәбрикләде. Әлеге зур уңышларга ирешүдә эшмәкәр Хәким Хәдиятуллинның өлеше зур, диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз