news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчеле 100 баштан артык умартадан яхшы табыш ала

Ильяс Ибраһимов умартачылык эше белән 2007 елдан шөгыльләнә башлый.

(Теләче, 23 август, “Татар-информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Ильяс Ибраһимовның умарталыгы Питрау авылы янында урман эчендә урнашкан. Урман юлы белән бара торгач, матур аланга килеп чыктык. Берсеннән-берсе матур, төрле төскә буялган умарта өйләренең исәбенә чыгу өчен, кулдагы бармаклар җитми. Мондагы матурлыкка озак сокланып торырга бал кортлары ирек бирмәде, “Каян килдең, хәзер чагам”,- дип, янда быжылдап оча да башладылар. Эшкә дә кайтасы бар дип, Ильяс тәкъдим иткән махсус киемнәрне кияргә булдым. Алай да бал кортларыннан котылып булмады. Битлекне салып, язмам героен фотога төшергән арада чагып та өлгерде дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Ильяс умартачылык эше белән 2007 елдан шөгыльләнә башлый. Ул сатып алганда умарталык байтак бәядә торса да, ниятенә керешкәч, артка чигенми. Әти-әнисенең дә умартачылык буенча бернинди тәҗрибәң, белемең юк дип борчылулары да аны хыялыннан кайтармый. Бүген Ибраһимовның тынгысызлыгы, тырышлыгы үз нәтиҗәсен бирә. 100 баштан артык умартадан яхшы табыш ала. Алтынсу, тәмле балны сатып алырга теләк белдерүчеләр байтак икән. “Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр ел да балны сатып бетерәм. Дусларның, туганнарның танышлары 10шар банка ала. Сатарга продукция булса, иясе табыла”,- ди ул елмаеп. Прополис белән кәрәзле балны да күпләп сата.
Умартачының алган рамнары бал белән мөлдерәп тулган. Аның эшләгәндә җитезлегенә күз иярми. Шулай, бал кортларының үзләреннән дә җитез хәрәкәт итмәсәң, 100 баш умартага ничек күз-колак булмау кирәк. Ильяска умарта ояларын кышкы саклауга куйганда, яз көнне чыгарганда, бал суыртканда танышлары ярдәмгә килә. Ә башка эшләрне улы белән башкара.

Үз шөгыленә гашыйк Ибраһимов умарта кортлары, аларны карау буенча бик озак сөйли ала. “Умарта кортлары- гаҗәеп эшчән, төгәл һәм чисталыкны ярата торган җан ияләре. Кешедән тир, аракы һәм башка исләр килсә, алар аны ачуланып чага башлыйлар. Ялкау, таркау кеше умартачы була алмый. Аннары умарта кортларын бер карагач, еш борчырга ярамый. Бер эшләгәндә җиренә җиткереп эшләргә дә, 10 көн дә узмыйча, кабат ул умарта янына килмәсәң яхшы. Балны да алдан суыртырга ярамый, ни өчен дигәндә, өлгереп җитәргә тиеш. Аны кортлар су итеп алып кайта. Менә хәзер бал суыртырга иң кулай вакыт. Кышка кортларга ашау өчен бер ояга ким дигәндә 18-25 килограмм бал калдырырга кирәк. Язның ничек киләсен алдан белеп булмый. Балның сыйфатында, тәмендә бал кортларының гаебе юк. Ул умарталыкның кая урнашуына да бәйле. Урманда ничәмә - ничә төрле чәчәк, юкә үсә. Шунлыктан, тәме дә башкача була. Умартачыларны да Ходай быел байтак сынады, шунлыктан бал күләме азрак булыр дип уйлыйм”,-ди ул.

Умарта тоту кулга – эш, җанга – рәхәтлек, күңелгә – мавыгу, үзеңә– керем... Хәер, табигатьнең гаҗәеп могҗизасы – бал кортлары биргән байлыкны санап кына чыкмалы да түгел. Гомумән, бал кортлары белән бәйләнгән һәрнәрсә дә кешегә дәва һәм шифа китерә. Мәсәлән, бал, балавыз, умарта “сөте”, чәчәк серкәсе прополис - аларның барысы да чирләрне дәвалаганда кулланыла. Хәтта үлгән умарта кортларыннан да дару ясыйлар ди. Бер бал корты бер көн эчендә 20 мең чәчкәгә куна. Ә менә биш йөз кортның җыйган балы бер кашыкка сыя. Бер ана кортыннан 50 меңгә якын умарта кортлары үрчеп, бер гаилә булып яшәүләре үзе бер могҗиза диелә район басмасында.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot