news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчеләр Россия көнендә велоузыш оештырды

Районда велоспорт популярлаша бара.

(Теләче, 13 июнь, Татар-информ, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов)  Кичә, 12 июньдә. Россия көне юбилгеләп үтелде. Әлеге мәртәбәле бәйрәм уңаеннан Теләчедә зур спорт чарасы - велоузыш үткәрелде. Ярышта барлыгы 150 гә якын узышчы катнашты, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Ярышка килүчеләрне илкүләм бәйрәм белән Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин тәбрикләде. Ул үзенең чыгышында велоспортның районда популярлаша баруын ассызыклап үтте, ярышта катнашучыларга имин бәйгеләр теләде. Велоузышта катнашучылар 25 чакырымга сузылган Теләче - Казаклар - Кече Кибәхуҗа - Олы Кибәхуҗа - Теләче маршрутында көч сынаштылар. Быелгы ярышта да яшьләрнең, балаларның активлыгы күзгә ташланды. Район үзәк хастаханәсе, Теләче, Югары Кибәхуҗа, Олы Нырсы урта мәктәбе, район газ хуҗалыгы,”Энергосбыт” оешмасы зур оешканлык күрсәтте.

Велоузыштан тыш бу көнне райондашларыбыз хәйрия акциясендә дә катнаштылар. Тупланган хәйрия акчасы яшь райондашыбыз Илсия Илдус кызы Шәйхетдинованы савыктыруга тотылачак.

Кич белән Теләче ял паркында мәдәни чаралар үткәрелде. Китаплар, декоратив-кулланма эшләнмәләр күргәзмәсе эшләде. Балалар өчен уен мәйданчыклары эшләде. Өлкәннәр исә армрестлингта үзләрен сынады. Әлеге бәйгедә аеруча хатын-кызлар теләп катнашты. Балалар өчен оештырылган сумо уенын олысы, да кечесе дә кызыксынып күзәтте. Футбол уены үзенә яшьләрне җыйды. Саба, Арча һәм Теләче районы командалары матур уен күрсәтте. Әлеге спорт һәм сәнгать бәйрәмендә җыр-музыка, уен-көлке, әти-әниләренә ияреп килгән балаларның шат авазы өзелеп тормады. Җыр-бию яратучыларны районыбыз үзешчәннәре үзләре янына туплады. Зур сәхнәдә балалар да, яшьләр дә чыгыш ясады. Бәйрәм чарасы ачык һавада нәфис фильм, күңелле дискотека белән тәмамланды, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot