news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Теләчеинформ” Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бәйгегә нәтиҗә ясады

Бәйгедә җиңүчеләргә Мактау грамоталары, ДОСААФның район оешмасы тарафыннан әзерләнгән истәлек бүләкләре тапшырылды.

“Теләчеинформ” Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бәйгегә нәтиҗә ясады
tulachi.ru/

(Теләче, 25 июнь, “Татар-информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов).  “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан “Без онытмыйча яшибез” дип исемләнгән традицион язмалар бәйгесенә нәтиҗә ясады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә бердәй актив катнашкан иҗади бәйгедә җиңүчеләрне мәгълүмат үзәге директоры Ленар Хуҗин һәм бәйгенең даими иганәчесе, ДОСААФның район оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов һәм үзәк хезмәткәрләре котлады. 

Бәйгедә җиңүчеләргә Мактау грамоталары, ДОСААФның район оешмасы тарафыннан әзерләнгән истәлек бүләкләре тапшырылды. Аларны ияләренә оешма җитәкчесе Рәис Нуртдинов тапшырды.

Моннан тыш, ул Әфган сугышы ветераны буларак Әфган сугышы һәм анда күргәннәре, хис-кичерешләре турында сөйләде. Чарада катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Ике арада җанлы һәм мавыктыргыч сөйләшү килеп чыкты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100