news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчегә бизнес десант төште

Семинарда катнашучыларга “бизнес –десант проектының сертификатлары тапшырылды.

(Теләче, 18 декабрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). “Хәкимова” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесы залында ТР Икътисад министрлыгы белгечләре тарафыннан традицион “Бизнес – десант” проекты үткәрелде. Эшлекле һәм җылы атмосферада узган һәм чәй табыны белән тәмамланган очрашуга Теләче районы эшмәкәрләре дә чакырулы иде. Биредә аларны бизнесны үстерү, административ басымга, төрледән – төрле тикшерүләргә каршы тору серләренә өйрәттеләр, эшмәкәрләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме һәм башкалар турында сөйләделәр. Бизнес –дәресне ТР Икътисад министрлыгы вәкиле Константин Бахмутов алып барды диелә район хәбәрендә.

Республиканың барлык муниципаль районнарын колачлаган проектның әһәмияте турында кереш сүз белән чыгыш ясаган муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Миңнегулов билгеләп узганча, Теләче районында эшмәкәрлек шактый нык үсеш алган.

-Хәзер оешма торган предприятиеләр һәм өстәмә эш урыннары районның икътисадый үсеше өчен мөһим фактор. Шуңа күрә без инвестицион климатны яхшырту максатыннан эшмәкәрләр өчен файдалы чаралар оештыруга бик җитди һәм таләпчән карыйбыз. Районда дистәгә якын резидентлы сәнәгать агропромышленность мәйданчыклары, 48 крестьян –фермер хуҗалыгы йөзләп шәхси, ярдәмчел хуҗалык эшләп килүе шуның ачык мисалы. Шунысы сөенечле, районда эшмәкәрлек акрынлап булса да, яшәрә, үз бизнесын башлаучылар үзләрен ышанычлы хис итә, - дип белдерде Илдар Миңнегулов.

-Семинар уку файдалы булды. Бизнеста төшеп калмас өчен гомер буе укырга, өйрәнергә кирәк икән дип таралышты район эшмәкәрләре, диелә район басмасында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100