news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә үзара салым акчасын 1000 сум итәргә дигән карар чыгарган

Туган якларына битараф булмаганнар җирлектә аеруча күп иде.

(Теләче, 20 ноябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Кичә, 19 ноябрь көнне районыбызның барлык авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум узды. Теләче авылы җирлегендә яшәүче балигъ булган һәр кеше үз авылын тәртиптә тоту өчен, елга бер тапкыр билгеле бер күләмдә акча кертергә ризамы, юкмы дип тавыш бирүдә катнашты, диелә район хәбәрендә.

2013елның 22 нче ноябрендә ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә, халыктан җыелган һәр сумга дәүләт дүрт сум өстәп акча бирә. Моны районыбызның яшьләре, өлкәннәре дә яхшы аңлап быелгы референдумда да актив катнаша. 15.00 сәгатькә районның сайлау яшендәге 10 мең 952 кешенең 6 мең 636 сы рефендумда катнашты. Бу 60, 59 процент дигән сүз.

Районыбызда сайлау участокларына килгән һәр гражданин бюллетень ала. Ә анда үзара салым суммасы һәм аның нинди эшләр башкаруга тотылачагы турында язылган һәм гражданин “әйе” яки “юк” дигән җавапны сайларга тиеш. Теләче авыл җирлегендә узган утырышта, депутатлар киңәшләшеп, быел үзара салым акчасын 1000 сум итәргә дигән карар чыгарган иде.

Теләче авыл җирлегеннән җыелган үзара салым акчасына Теләче авыл җирлегенә кергәндә, Саба, Теләче һәм Арча чикләренә Теләче дип эшләнгән матур күрсәтү билгесе урнаштырылачак. Урамнарга энергия саклаучы яктырткычлар куярга планлаштырыла. Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәлне ремонтлау һәм тыл ветераннарына яңа һәйкәл эшләү, Теләче авылының Садовая урамында урнашкан паркка капиталь ремонт үткәреләчәк, урамнарга янгын гидрантлары куелачак, диелә район басмасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100