news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә үзара салым акчасы максатчан тотыла

Авыл җирлекләре арасында үткәрелгән бәйгедә җиңгән өчен бирелгән грант акчаларының бер өлешенә Айдар авылы мәчетен төзекләндерергә өлгергәннәр.

(Теләче, 30 cентябрь, “Татар-информ”, “Теләче”,Фәнил Нигъмәтҗанов). Үзара салым республика күләмендә биш ел гамәлдә. Аның кирәкле гамәл икәнен авыл халкының күпчелеге таныды инде. Нигездә, үзара салым акчасына авылда юллар салына, зиратлар тәртипкә китерелә, су кертелә. Шулай ук авыл җирлекләре үзара салым акчасын янгын сүндерү гидрантлары алу, законсыз чүплекләргә каршы көрәшү һәм тиешле урында яңаларын ачу, елга-күл, чишмәләрне яңарту, һәйкәл ачуга да тота ала. Узган елдан башлап, бу акчаларга балалар һәм спорт мәйданчыклары төзергә, күзәтү камералары унаштырырга мөмкин дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Айдар авыл җирлегендә быел җыелган үзара салым акчаларын һәм дүрткә тапкырланып бирелә торган республика ярдәмен Айдар, Субаш авылларындагы юлларга вак таш түшәүгә тотканнар.

Хәзер һәр ике авылның да урамнарында җиңел машина белән йөреп була. Быел барысына да “Теләчеагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте шоферлары ярдәме белән вак таш түшәп чыктык. Бу эшкә авыл халкы да хәерхаклы булып чыкты. Әлеге эшләрне без алдан ук халык белән килешенеп башкардык. Хәзер язгы һәм көзге пычракларда, җәен яңгыр яуса да, машиналарны урам башында калдырырга кирәк булмаячак. Бу авыл халкының бәгыренә тигән прблема иде, - дип башкарылган эшләр таныштырды мине авыл җирлеге башлыгы Хәйрулла Хәсәншин.

Киләсе елда җыелачак үзара салым ачасына Субаш авылына дүрт янгын сүндерү гидранты алу, су башнясы янәшәсендә будка, койма кору, авыл күперен яңарту, авыл юлларына өстәмә вак таш түшәп чыгу кебек эшләр планлаштырыла. Ә Айдарда дүрт янгын сүндерү гидранты булдырырга, янгын сүндерү депосын төзекләндерегә ниятлиләр.

Быел Субаш авылында республика ярдәме белән дә юл төзекләндергәннәр. Уралдан кайтарылган таш түшәлгән ташның озынлыгы 750 метр.

-“Авыл җыены”нда авыл эчендә бер чакрым да 200 метр озынлыкта юл салуларын үтенеп, район, республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән идек. Рәхмәт, җитәкчеләребез тавышыбызны ишеттеләр. Дөрес, юл без сораган күләмдә үк булмады. Әмма авыл халкы булган кадәресенә дә сөенеп бетә алмый. Үзара салым акчасы белән генә Субаш авылы эчендәге юлларны каты өслекле итеп бетерә алмый идек, – диде авыл җирлеге башлыгы.

-Авыл җирлекләре арасында үткәрелгән бәйгедә җиңгән өчен бирелгән грант акчаларының бер өлешенә Айдар авылы мәчетен төзекләндерергә өлгергәннәр. Калган өлешенә Айдар авылына яңа су башнясы алырга җыеналар диелә район хәбәрендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot