news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә үзәк чыршы ачылды

Әлеге бәйрәм район авылларыннан килгән Кыш бабай белән Кар кызларының күплеге белән дә истә калды.

(Теләче, 27 декабрь, “Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче үзәк ял паркында Яңа елның Төп Чыршысы аллы-гөлле утларын кабызды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Һава торышы салкын булуга карамастан, район кешеләре бәйрәмдә актив катнашуы аеруча сөендерде. Алдагы еллардан аермалы буларак, быелгы тамаша җыр-биюгә бик бай иде. Кыш бабай белән Кар кызы да тамашаны үтә җанлы, мавыктыргыч итеп чыгыш ясадылар. Кыш бабай җор теллелек күрсәтсә, Кар кызы җырларга һәвәс булып чыкты.

Әлеге бәйрәм район авылларыннан килгән Кыш бабай белән Кар кызларының күплеге белән дә истә калды. Өстәвенә, үзләре матур итеп җырлап та, биеп тә күрсәттеләр.

Оешма-предприятие хезмәткәрләре кардан сыннар ясарга зур җаваплылык белән алынды. Безнең район халкы һәр эштә дә үрнәк. Бу хакта бәйрәмне тантаналы төстә ачып җибәргән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин да әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot