news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы карау чаралары башланды

Инспекция графигы буенча 20 апрельгә кадәр авыл хуҗалыгы техникаларына техник карау төгәлләнергә тиеш.

Теләчедә язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы карау чаралары башланды
tulachi.ru

(Теләче, 30 март “Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы карау чараларының беренчесе җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында узды. Ширкәтнең техника паркы каршындагы мәйданга тәртипләп тезеп куелган трактор һәм арбаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге барланды һәм уңай яктан бәяләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 Үзйөрешле машиналарга, тагылма җайланмаларга техник карау дәүләт куйган таләпләргә туры китерелеп башкарыла. Иң мөһим шартларның берсе - техниканың дәүләт теркәве узуы һәм тракторчының үзе белән тиешле категория куелган йөртү таныклыгы булу. Тәгәрмәчле тракторларның ОСАГО полислары булырга тиеш.

Тракторларның төзеклеге катгый инструменталь контроль аша уза, ягъни руль һәм тормоз системалары, двигательнең дөрес эшләве махсус приборлар ярдәмендә тикшерелә. Шулай ук үзйөрешле машинаның ничек хезмәт күрсәтелүенә, ремонтлануына, тышкы кыяфәтенә, буялуына, арткы якны күрсәтү көзгесе булуына, сигнал утларының төзеклегенә әһәмият ителә.

Тракторның утсүндергеч, аптечка белән комплектлаштырылуы мөһим. Инспекция графигы буенча 20 апрельгә кадәр авыл хуҗалыгы техникаларына техник карау төгәлләнергә тиеш. Язгы кыр эшләрен ике сменада башкару өчен, бер техникага ике механизатор билгеләүне алдан планлаштыру, хезмәткә түләү һәм кызыксындыру чаралары куллану кебек фикерләрдә җиткерелде чарада.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш консультанты Илфар Баев техникаларны агрегатлаштыруга таләпләп язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүне оештырырга басым ясады,  хезмәт барышында саклык чараларын күрергә чакырды. Техниканы, аеруча тракторларны язгы кыр эшләренә тиз көннәрдә әзерләп бетерү бурычын куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100