news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә яшь талантларны ачыкладылар

Фестиваль барышында иң яхшы концерт күрсәтүче мәдәнияти учаклары дип Айдар, Олы Мәтәскә һәм Үзәк авыллары мәдәният йортлары танылды.

Теләчедә яшь талантларны ачыкладылар
tulachi.ru

(Теләче, 25 апрель, “Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы мәдәният йортында узган “Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы” дип исемләнгән халык иҗаты фестиваленең гала-концерты узды.Бу көнне районның 16 яшьтән 35 яшькәчә булган талантлы яшьләре дәртләнеп биеде, җырлады, аһәңле итеп нәфис сүз сөйләде, күңелле итеп концерт алып барды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Иң яхшы концерт күрсәтүче мәдәният учаклары дип Айдар, Олы Мәтәскә һәм Үзәк авыллары мәдәният йортлары танылды. Әлеге мәдәният йортлары җитәкчеләре һәм фестивальдә беренче урынга лаек булган яшьләребез Диплом һәм акчалата бүләкләрне муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов кулыннан кабул итеп алдылар.

Шундый ук хөрмәткә “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Хореография”, “Конферанс”, “Нәфис сүз”, “Иң яхшы презентация”, “Яшь гаилә” номинацияләрендә җиңү яулап яки призлы урынга чыккан яшьләребез дә лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны яулаучыларга фестиваль бүләкләрен муниципаль район балыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин белән район мәдәният бүлеге җиҗтәкчесе Даут Иксанов тапшырды.

Азактан сәхнәгә иҗади бәйгедә җиңүчеләрне тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелгән муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов: “Өченче урынга лаек булучылар сәхнәгә чакырылгач, күпме талантлы яшьләребез бар икән сөенеп куйган идем.

Баксаң, икенче, беренче урынга лаек булучылар да булган икән. Сезнең белән сәхнә тулды. Шундый сәләтле, актив яшьләр булу - безнең өчен зур сөенеч. Сезгә карап тору күңелле, рәхәт. Киләчәктә укуыгызны тәмамлап, барыгызның да районга эшкә кайтып, төпләнеп калуыгызга, сәнгатьтә генә түгел, башка өлкәләрдә дә дан казануыгызга, районны зурлавыгызга нык ышанып калабыз, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100