Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә яшь инспекторларны ачыкладылар
Район этабында Үзәк урта мәктәбе ЮИД командасы җиңү яулады.
(Теләче, 18 декабрь, “Татар–информ”, "Теләче"). Теләче урта мәктәбе базасында белем бирү оешмаларының юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары арасында узучы республика конкурсының район этабы үтте. Бәйгедә 11 команда катнашты, дип хәбәр итә район газетасы.
Отрядларның чыгышын район мәгариф бүлеге, район балалар иҗат үзәге, эчке эшләр бүлеге вәкилләре бәяләде. Отрядлар үзара агитбригада чыгышлары буенча көч сынашты. Шулай ук биредә юл йөрү кагыйдәләре буенча күргәзмә дә оештырылды.
Республика конкурсының район этабында Үзәк урта мәктәбе ЮИД командасы җиңү яулады. Алар бәйгенең зона өлешендә район данын яклаячак.Икенче урында Олы Мәтәскә, өченче урынны Теләче урта мәктәбе командасы яулады. Җиңүчеләр грамота һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз