news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә яшәүчеләр "Татарстан чаңгы юллары" ярышларында актив катнашты

Ярышны ачу тантанасында чаңгычыларны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов сәламләде.

Теләчедә яшәүчеләр "Татарстан чаңгы юллары" ярышларында актив катнашты
tulachi.ru/

(Теләче, 9 февраль, "Татар-информ", "Теләче-информ", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бүген, 9 февральдә Теләче чаңгы базасында "Татарстан чаңгы юллары-2019" дип исемләнгән традицион чаңгы ярышы булып үтте. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Ярыш оешкан төстә узды, анда олысы да, кечесе дә актив катнашты. Ярышны ачу тантанасында чаңгычыларны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов сәламләде.

"Сезнең монда килүегез - үзе зур җиңү инде ул.Саф һава чаңгы шуу- кешегә сәламәтлек, бәрәкәт китерә. Киләсе ярышларга дусларыбызны, туганнарыбызны һәм балаларыбызны да алып килик. Монда килеп, чаңгы шуын башкалар белән аралашып кайтып китү кемгә дә физик, рухины бирә. Чаңгы шуу- кәефне күтәрә, йөрәккә-көч, дәрт өсти",- дип физик активлыкка өндәде район башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot