Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә яшәүче "Татмедиа" акциясендә катнашып бүләк алган
Бүләкне иясенә “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге директоры Ленар Хуҗин тапшырды.
(Теләче, 5 март, "Татар-информ", "Теләче" газетасы). Узган ел “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте традицион рәвештә күпләп газета-журналларга язылучылар арасында бәйге игълан иткән иде. "Татмедиа" үткәргән акциядә катнашып райондашыбыз Мария Кузнецова бүләк алган, дип яза "Теләче" газетасы.
Күптән түгел әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр арасында безнең райондашыбыз да бар. Ул Субаш авылыннан Кузнецова Мария Михайловна. Бу Кузнецовлар гаиләсенең беренче генә җиңүләре генә түгел. Без аларны алдагы яртыеллыкларда да бүләкләгән идек.
Бу юлы исә алар кашыклар җыелмасына ия булдылар. Бүләкне иясенә “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге директоры Ленар Хуҗин тапшырды.
“Узган яртыеллыкта 13 данә “Татмедиа”, 6-7 данә Мәскәү газета-журналларына язылган булсак, бу яртыеллыкта 6 матбугат чарасына язылып өлгердек инде. Беренче итеп, “Теләче” газетасына язылдык. Алга таба тагын язылачакбыз”, - диде Мария Михайловна бүләкләү тантанасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз