Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә яшәүче өлкәннәр "Автобабай" бәйгесендә сынаштылар
Көн дә техникада йөреп, тәҗрибә туплаган шоферлар да, кайбер сорауларда икеләнеп калды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Теләче, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Теләче-информ", Эльмира Котдусова). Руль артында йөрүче өлкән яшьтәгеләр арасында "Автобабай" бәйгесен оештыру соңгы елларда Теләче районында аеруча матур традициягә әйләнде. Быел әлеге ярыш 18 сентябрь көнне ДОСААФның район оешмасы биләмәсендә узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бәйгедә катнашучылар иң элек компьютер артына утырып юл йөрү кагыйдәләре буенча билет сорауларына җавап бирде. Әлеге турда катнашучының дөрес җавап бирүе һәм ни дәрәҗәдә тиз эшләве исәпкә алынды. Көн дә техникада йөреп, тәҗрибә туплаган шоферлар да, кайбер сорауларда икеләнеп калды.
Икенче турда өлкән яшьтәгеләр машина йөртү осталыгын күрсәтте. Гаражга дөрес керәме, юл йөрү кагыйдәләрен үтиме. Боларның барысын да ДОСААФның район оешмасы хезмәткәрләре һәм ЮХИДИ идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Ришат Нәзиров игътибар белән күзәтеп торды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз