news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә яшәүче биш кеше аграр милли проект ярдәмендә баеп калырга теләгән

Теләчедә яшәүче биш кеше аграр милли проект ярдәмендә баеп калырга теләгән

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Теләче муниципаль районында яшәүче биш кеше агросәнәгать комплексы яки социаль өлкә хезмәткәрләре булып саналмасалар да, “2010 елга кадәр авылны социаль яктан үстерү” Федераль максатчан программасы кысаларында (әлеге программа “Агросәнәгать комплексын үстерү” өстенлекле илкүләм проект кысаларында эшләнде) бюджеттан субсидия алучылар исемлегенә кертелә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы прокуратурасының матбугат хезмәте.

Прокуратура тарафыннан агымдагы елның беренче яртыеллыгында Теләче муниципаль районында өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда федераль законнарның үтәлешен тикшергәндә, “Агросәнәгать комплексын үстерү” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында эшләнгән “2010 елга кадәр авылны социаль яктан үстерү” Федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру барышында күп санлы хокук бозулар ачыклана. “2010 елга кадәр авылны социаль яктан үстерү” программасында бюджеттан субсидия алырга теләүчеләр өчен кайбер чикләүләре каралган. Шуларның берсе – программада катнашучы агросәнәгать комплексы яки социаль өлкә хезмәткәре булып саналырга тиеш.

Тикшерү нәтиҗәсендә мәгълүм булганча, Теләчедә яшәүче 28 яшьлек Гөлназ Гаффарова югарыда аталган программа буенча субсидия алу максатыннан ялган хезмәт килешүе тәкъдим итә. Анда аның агросәнәгать комплексында эшләве турында әйтелгән була. Район прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә аңа карата җинаять эше кузгатыла.

Җинаять эшен судта карау нәтиҗәсендә Гаффарова гаепле дип табыла һәм аңа 2500 сум күләмендә штраф салына.

Шулай ук программада катнашучылар тарафыннан тутырылучы документларның дөреслеген тикшерү эше йөкләнгән җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә дә хокук бозулар ачыклана. Мисал өчен, агросәнәгать комплексы яки социаль өлкә хезмәткәре булып саналмаган дүрт хезмәткәр субсидия алучылар исемлегенә кертелә. Район прокурорының Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе исеменә биргән гаризасын тикшерү нәтиҗәсендә, әлеге гражданнар исемлектән төшереп калдырыла.

Хәзерге вакытта шундый ук эшләр республиканың башка районнары прокурорлары тарафыннан да алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot