news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә яшәүче атказанган терлекче Миңсылу Шәйхетдинова өендә тавыш бирде

Иртәгә хезмәт ветераны 80 яшьлек юбилеен билгеләп узачак.

(Теләче, 18 март, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләчедә яшәүче атказанган терлекче Миңсылу Шәйхетдинова өендә тавыш бирде.

Ямбулат авылында яшәүче Миңсылу апа Шәйхетдинова гомерен терлекчелеккә багышлаган. 19 март көнне аңа 80 яшь тула. Хезмәт дәверендә ул республикабызның атказанган терлекчесе дигән мактаулы исемгә лаек булган, күпсанлы бүләкләргә, Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына ия. Сайлауларда теләп, зур рухлану хисләре белән катнаша. Аяклары авыру сәбәпле, Россия Федерациясе Президентын ул өендә генә сайлады. Әмир Әскаров җитәкчелегендәге 2686 номерлы сайлау комиссиясе әгъзалары аңа әнә шундый мөмкинлек тудырды.

“Мөмкинлек булса, әле дә фермага төшеп эшләр идем. Яшь вакытларны нык сагынам. Үзем карт булсам да, йөрәк унсигездә. Эшләп кеше үлми, кеше эшсезлектән, үзенә кирәкле һөнәр, шөгыль таба алмаганлыктан үлә, юкка чыга”, - ди хезмәт ветераны.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100