news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә яңа мәчет төзеләчәк

Шул уңайдан “Ихлас” мәчетендә киңәшмә узды

Теләчедә яңа мәчет төзеләчәк
tulachi.ru/

(Теләче, 2 февраль “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Бүген район үзәгендә тагын бер Аллаһ йорты төзү турында сүз алып барыла. Шул уңайдан район башлыгы Илдус Зарипов, җитәкчеләр һәм мәхәллә активы катнашында киңәшмә узды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Районның имам-мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев: “Ниятебез изге. Мәчет уңайлы булырга тиеш. Анда әти-әниләр, әби-бабайлар, сабыйларда килә. Ифтар мәҗелесләре үткәрү өчен дә урын калсын. Мәчет ул безнең киләчәгебез дә, оныкларыбызга да калачак. Имам йортын Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип эшлик”, - дип үзенең киңәшләрен бирде.

Киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Илдус Зарипов та: ”Мәчет төзү бик изге эш. Бергәләшеп киңәшләшеп, җәмәгатьчелек фикеренә колак салып эшләгәндә, эшебез уңар. Теләчедә яшәү шартлары көннән-көн яхшыра. Яңа Аллаһ йорты матур, зәвыклы булырга тиеш. Без рухый яктан да үсәрбез, чистарырбыз. Хәер, дога белән башланган эш хәерле була”, - диде.

Очрашу барышында булачак мәчет төзелешенә җаваплы кешеләр билгеләнеп, киңәшмә Советы төзелде. Киңәшмә барышында булачак мәчетнең проектын карадылар. Киңәшмәдә катнашучылар үзләренең фикер, тәкъдимнәрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100