news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә йөздән артык кеше ГТО нормаларын тапшырды

Кышкы фестивальдә 124 кеше үзен сынады.

Теләчедә йөздән артык кеше ГТО нормаларын тапшырды
tulachi.ru/

(Теләче, 28 февраль “Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). ”Батыр” спорт комплексында белән “Дулкын” йөзү бассейнында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) кышкы фестиваленең муниципаль этабы кысаларында ярышлар узды. Бу турыда район газетасы сайты хәбәр итә.

Иртәнге сәгатьләрдә башланып киткән ярышта барлыгы 25 оешма-предприятиедән һәм авыл җирлекләреннән 124 кеше катнашты. 18 яшьтән 70 яшькәчә һәм аннан да өлкәнрәк кешеләр үзләрен сынадылар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot