Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә ветеринария белгечләре терлекләрне тикшерә
Әлеге чирләргә уңай реакция бирүче терлек ачыкланмаган.
(Теләче, 23 май, “Татар–информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бу көннәрдә район ветеринария берләшмәсе табиблары терлекләр арасында йогышлы лейкоз һәм бруцеллез авыруларын диагностикалау максатыннан шәхси секторда кан алалар, бруцеллезга, туберкулезга каршы тикшерү үткәрәләр, төерле дерматитка каршы прививка ясыйлар. Язгы профилактика чаралары май азагына кадәр дәвам итәчәк район хәбәрендә.
иртәнге алтыда миңа берләшмә табиблары - Олы Мишә ветеринария участогы табибы Илдар Маннанов белән табиб - эпизотолог Әнәс Шәймәрдановның Айдар, Субаш авылларында, шәхси хуҗалыкларда асралучы сыерларга төерле дерматитка каршы прививка ясаганнарының шаһиты булырга туры килде. Егетләр хезмәт күрсәткән Айдар авыл җирлегендә 75 тән артык (51 е Айдарда, 25е Субашта асрала) сыер исәпләнә. Шунысы игътибарга лаек, прививка бушка ясала һәм терлекләрдә авыруга каршы иммунитет формалаша. Сакланганны саклармын дигән Ходай. Мөгезле эре терлектә була торган йогышлы авыру чыганагы 2018 елның апрелендә Оренбург өлкәсендә кабат ачыкланды. Авыруны районга кертәмәс өчен читтән терлек сатып алганда район ветеринария хезмәте белән килешеп эшләү, берничә терлек кинәт һәм берүк вакытта чирләгән очракта тиз арада ветеринарларга хәбәр итү шарт. Авыруның инкубация чоры 3-30 көн дәвам итә. Авыл кешесе карап торышка сәламәт терлек сатып алырга мөмкин. Ә күпмедер вакыттан соң мәкерле авыруның баш калкытуы ихтимал. Чирле терлектән инфекция башкалара күчеп, аларны зарарлаячак.
- Өч көн элек туберкулезны ачыклау максатыннан терлекләр организмына туберкулен препараты кертелде. Шөкер, арада әлеге чирләргә уңай реакция бирүче терлек ачыкланмады. Шуңа күрә бүген тыныч күңел белән сыерларга төерле дерматитка каршы прививка ясый алабыз. Авыл халкы эшебезнең мөһимлеген аңлый, терлекләрен күрсәтүдән, аларга прививка ясатудан баш тартмый, - ди ветеринария табибы Илдар Маннанов.
Ә март аенда прививка эмкар, себер түләмәсе авыруларына каршы ясалган булган. Моннан тыш, прививка себер түләмәсенә каршы сарыклар белән атларга да ясалган. Эт белән мәчеләргә профилактика чаралары котыру чиренә, ә тавык-чебешкә кош кизүенә каршы үткәрелгән. Боларга өстәп, мал табиблары район халкы арасында аңлату эшләре алып баралар, төрле белешмәлекләр тараталар. Кош кизүе дигәннән, узган ел әлеге чир районыбызның Петровск, Алга авылларында ачыкланган иде. Быел да алар һәм аларга якын урнашкан Үзәк, Шармыш, Иске Җөри, Сауш, Карачтау, Ключище, Баландыш, Урта Мишә, Саба районының Мамалай авылы, Субаш, Иске Карабаян, Тәмте, Олы Нырсы. Кече Нырсы, Кече, Югары һәм Олы Мирәтәк авыллары куркыныч яный торган зона статусында калачак, диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз