Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә ветераннарны хөрмәтлиләр
Ветераннарга “Газпром трансгаз Казан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан әзерләгән күчтәнәч тулы пакетларны тапшырдылар.
(Теләче, 9 май, “Татар–информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Бу көннәрдә район җитәкчеләре сугыш ветераннарының хәлен белешә, аларның сугыш хәтирәләрен тыңлый. Теләче районында яшәүче ветераннарны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюковның урынбасары Марат Әхмәтҗанов, депутат ярдәмчесе Гүзәлия Минкина да хөрмәтләде. Ветераннарга “Газпром трансгаз Казан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан әзерләгән күчтәнәч тулы пакетларны тапшырдылар, дип яза җирле басма.
“Без тыныч, матур тормышта яшәүебез белән сезгә бурычлы”, - диде алар. Күкчә авылында яшәүче Таисия Сабирҗанова, Алан авылыннан Барый Галиев кунакларны рәхмәт әйтеп озатты. Өлкәннәр үзләренә ихътибар күрсәткән район, республика җитәкчеләренә рәхмәтле булып , күңелләре белән яшьлекләренә, сугыш елларына кайтты.
Барый Галиевны, сугыш башлануга 1941 елны Мценск шәһәре янында оешкан дивизиянең 876 нчы укчы полкына транспорт ротасы командиры итеп билгелиләр. Берникадәр вакыттан соң аны, Кырымга җибәрергә дигән приказ чыга. Юлда барганда аларның полкын фашистлар утка тота. Күп дусларын. Иптәшләрен югалта ул. Алушта шәһәренә җиткәндә, калган солдатларны да утка тоталар. Батыр йөрәкле Барый абый, берничә иптәше белән Севастопольгә юл ала. Юлда алар янә фашистларга очрыйлар. Барый абый иптәшләре белән әсирлеккә төшә. Анда булган мәхшәр, газаплы, әрнүле көннәр, төннәр ветеранның күңеленә мәңгегә уелып кала. Канлы вакыйгалардан соң бик күп еллар узса да, онытылмый.
Сугыш тәмамлангач та, тиз генә туган якларына кайту насыйп булмый, Аланга ул 1947 елда гына кайту бәхетенә ирешә. Тыныч тормышта, насыйп яры белән балалар үстерәләр, хуҗалыкта эшли, мәктәптә балаларга белем –тәрбия бирә.
Барый абый агач эшенә бик оста була.”Кулымда һөнәр булганга әсирлектә исән калу насыйп булгандыр”, -ди ул. Ул ясаган шахмат, шкаф, буфетлар, урындыклар, көянтәләр район гына түгел, республика күргәзмәсен дә бизәде.
Бүген тормышның ачысын –төчесен дә татып сынмаган Барый Галиев кызы Рәйсә апа тәрбиясендә яши. Кышларын Казанда торсалар, җиргә чирәм чыгу белән ветеран, туган ягына, гомер иткән нигезенә тартыла. Ел башында Барый абый аягын сындыра, күп санлы операцияләр кичерсәдә, зарланмый, тыныч, мул тормышка сабыр итеп, авыл урамнарын тәрәзә аша күзәтергә ярата, диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз