Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә ветераннарга “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырдылар
30 майга кадәр районның башка ветераннарына да тапшырылачак.
(Теләче, 12 май, “Татар–информ, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин һәм бер төркем җитәкчеләр Субаш авылында яшәүче сугыш ветераны Иван Егоровның һәм Күкчә авылында гомер итүче Таисия Сабирҗанованың өендә булып, хәл-әхвәлен белештеләр, тормыш-көнкүреше белән таныштылар һәм Татарстан Республикасы Президентының “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырдылар, дип язаҗирле басма.
Егоров район җитәкчеләренә үзенең тормыш – көнкүрешен сөйләде. Күңеленнән хезмәттә узган гомер юлын яңартты. Истәлекле фотосүрәтләрне дә күрсәтте. Әлеге фотолар 9 май – Җиңү бәйрәме белән бәйле иде. Ветеран район башлыгына Теләченең елдан – ел үсә баруына куануын җиткерде. “Авылда да яшьләр кала башлады, яңа ике йорт җиткереп киләләр, моңа бик сөенәм. Районың республика күләмендә матур эшләре булуы, алдынгы урыннарда торуы горурлык”, - диде йөзенче дистәсе белән баручы ветеран.
Күкчә авылыннан Таисия Сабирҗанова да район җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен генә җиткерде. Аның теләге, илебездә һәрчак тынычлык, иминлек булсын.
30 майга кадәр “Фидакарь хезмәт өчен” медале районның башка ветераннарына да тапшырылачак. Әлеге медаль республикада 1596 кешегә, районда биш ветеранга тапшырылачак. Бу бүләк Татарстанда яшәүче һәм сугыш елларның хатирәләрен үзендә йөртүче кешеләргә ихтирам йөзеннән тапшырыла диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз