news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә унтугызынчы спорт мәйданчыгы ачылды

Спорт мәйданчыгында мини - футбол, баскетбол, волейбол уйнап була. Кышкы айларда исә мәйданчык боз белән капланачак.

(Теләче, 20 cентябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова) Район халкы янә куанычлы вакыйганың шаһиты булды. Теләче урта мәктәбе янәшәсендә спорт мәйданчыгы ачылды. Уңайлы спорт корылмасына ,бәйгеләрне карау өчен утыргычлар урнаштырылган. Шулай ук спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен, киенү – чишенү бүлмәсе дә эшләнгән,- диде ул дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Авылларда спорт мәйданчыклары ачылуга күнегеп тә беттек. Теләчедә ачылганы унтугызынчысы булды. Әлеге спорт мәйданчыгы күп функцияләрне башкара. Биредә мини - футбол, баскетбол, волейбол уйнап була. Кышкы айларда исә мәйданчык боз белән капланачак, бу хоккей уйнау өчен тагын бер мәйданчык артачак.

Спорт мәйданчыгын ачуда катнашкан муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, райондашларыбызны яңа спорт корылмасы ачылу белән тәбрик итте. “Мәйданчык бик уңайлы урында урнашкан, янәшә дә генә мәктәп, “Батыр” спорт комплексы бар. Алга таба Боз сарае, парк та булыр. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. Спортны яратырга кирәк, сәламәт булсак эшләп була,- диде.

Бу көнне мәктәп укучылары яңа ачылган спорт мәйданчыгында рәхәтләнеп футбол уйнады диелә район хәбәрендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot