news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә унҗиде спорт мәйданчыгы төзелгән

Район мәктәпләре арасында үткәрелгән рейтинг та да Олы Нырсы урта мәктәбе беренче өчлектә.

(Теләче, 4 август, “Татар-информ”, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы Олы Нырсы урта мәктәбендә спорт сөючән, аның белән теләп, яратып шөгыльләнүче балалар тәрбияләнүе, сәләтле яшьләр үсүе беркемгә дә сер түгел. Бу очракта узган елгы чыгарылыш укучысы, республика һәм илкүләм олимпиадалар җиңүчесе Рәдиф Галәветдиновны да искә алып китү җитәдер. 2014 елда ул һәм аның сыйныфташлары Анапа шәһәрендә илкүләм ярышта чыгыш ясау хокукына ия булды һәм республикабыз данын уңышлы яклады дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Район мәгариф бүлеге мөдире Наталья Карпова билгеләп үткәнчә, әлеге педколлективның һәм укучыларның потенциалы зур. Район мәктәпләре арасында үткәрелгән рейтинг та да әлеге мәктәп беренче өчлектә. Әлеге мәктәп укучылары спорт һәм мәдәни чараларда да үзләрен уңай яктан гына күрсәтеп киләләр. Мәктәптә спортның милли көрәш, кул көрәше, волейбол, баскетбол һәм футбол кебек уен төрләре алга киткән. Кыскасы, 2013 елда капиталь ремонт үткәрелгән Олы Нырсы урта мәктәбендә балалар ныклы белем һәм тәрбия алсын, сәламәт булып үссен өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Быел “Максат” ширкәте тарфыннан төзелеп, файдалануга тапшырылган спорт мәйданчыгы әлеге мөмкинлекләрне тагын да арттыра, офыкларны киңәйтә. Монысы районда республика программасы нигезендә төзелгән спорт мәйданчыкларының унҗиденчесе икән. Җидесе - Теләчедә, унысы – авылларда төзелгән, диелә район хәбәрендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot