news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә "Укучының мәдәни көндәлеге” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Ел дәвамында иң күп мәдәни чараларга йөрүчеләр 21 май көнне Казан шәһәренә, "Әкият" курчак театрында бүләкләнәчәк.

Теләчедә "Укучының мәдәни көндәлеге” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар
tulachi.ru/

(Теләче, 16 май, “Татар–информ”,"Теләче"  ). Теләчедә “Укучының мәдәни көндәлеге” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Кулларына Мәдәни көндәлек алган балалар мәдәният учреждениеләре оештырган төрле чараларга йөрү белән беррәттән, бәйгедә катнашу мөмкинлегенә дә ия булдылар. Әлеге проектта район укучылары да актив катнашты. Уку елы дәвамында алар бик күп мәдәни урыннарда булды.

"Иң яхшы мәдәни көндәлек" номинациясендә Теләче муниципаль районыннан дүрт укучы җиңүче булды. Теләче урта мәктәбеннән: Антонова Латифа - 1 сыйныф, Имамиев Данис - 2 сыйныф, Кыямов Искәндәр – 3 сыйныф укучысы һәм Баландыш төп мәктәбеннән Гарипова Динә - 4 сыйныф укучысы.

"Иң мәдәниятле ата-ана" номинациясендәЛилия  Кыямова җиңеп чыкты.

Ел дәвамында иң күп мәдәни чараларга йөрүчеләр 21 май көнне Казан шәһәренә, "Әкият" курчак театрында үтәчәк бүләкләү тантанасына барачак һәм аларга курчак театры спектакле күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100