Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә уку алдынгыларына, җәйге каникулда эшләгәннәргә бүләкләр тапшырылды
Бу уку елында Теләче урта мәктәбенә 1 нче сыйныфка 68 бала керә
(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). 1 сентябрь - Белем көнендә, илебез, республика һәм районыбыз мәктәпләрендә тәүге дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады. Теләче урта мәктәбендә дә бәйрәм тантанасы узды. Мәктәп директоры Раил Нәҗипов укучыларны, килгән кунакларны, укытучыларны Белем көне белән тәбрик итеп, уку алдынгыларына истәлекле бүләк тапшырды, дип хәбәр итә tulachi.ru.
Чарада катнашкан район җитәкчеләре дә балаларга укуларында уңышлар теләде. Бу көнне җәйге каникул вакытында хуҗалыкларда эшләгән укучылар да билгеләп үтелде. Аларга оешма җитәкчеләре акчалата бүләк тапшырды. Белем бәйрәме концерт номерлары белән үрелеп барды.
Бу уку елында Теләче урта мәктәбенә 1 нче сыйныфка 68 бала керә. 11 нче сыйныфны 33, ә 9 нчы сыйныфны 36 укучы тәмамлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз