news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә Удмуртия Республикасы делегациясе эшмәкәрлек үсеше белән танышты

Теләче районында Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Свинин җитәкчелегендә 10 кешелек делегация килде.

(Теләче, 19 декабрь, “Татар –информ”, "Теләче" ). Теләче районында Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Свинин җитәкчелегендә 10 кешелек делегация килде. Алар арасында министрлар, кредит оешмалары җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм хөкүмәт кешеләре дә бар иде. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Кунаклар эшлекле сәфәр вакытында райондагы эшмәкәрлек үсеше, эшмәкәрләрнең эш үрнәге һәм эш юнәлешләре белән таныштылар. Район кунакларын муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, аның урынбасарлары каршы алды, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары буенча озата йөрде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов катнашты.

Бу көнне район кунакларына Теләче сәнәгать мәйданчыгында урын алган резидентларның эшчәнчелеге, аларның эш тәртипләре тәкъдим ителде. Кунакларны аеруча җаваплылыгы чикләнгән “Авангард-строй”, “Богородские розы”, “ЛМР - Пласт” ширкәтләренең эш колачы кызыксындырды.

Соңрак, кунакларыбызны үзенең нәселле атлар үрчетә торган утарында “Гыйниятуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Сәгыйть Гыйниятуллин каршы алды. Шулай ук кунакларыбызны утар каршында урнашкан спорт объектлары да җәлеп итте, алар район башлыгы Илдус Зариповтан Теләчедәге спорт кластерын тәшкил итәчәк “Батыр” спорт комплексы, Боз сарае һәм йөзү бассейны белән таныштыруларын үтенделәр.

Алга китеп, кунакларыбызга җаваплылыгы чикләнгән “Тюлячинские стальные профили” ширкәтенең җитештерү мәйданчыгы һәм сәүдә үзәге күрсәтелде. Азактан, шәхси эшмәкәр Рифкать Шәфыйков тарафыннан булдырылган “Туган авыл” күңел ачу комплексында кунаклар һәм район эшмәкәрләре белән берлектә “Түгәрәк өстәл” үткәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot