Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә участок сайлау комиссияләренең рәисләре, урынбасарлары белемнәрен күтәрә башлады
.Бу көнне Казан кунаклары “Без – Россия гражданнары” дигән иҗади конкурста җиңү яулаган мөмкинлекләре чикләнгән балаларны да тәбрикләделәр.
(Теләче, 20 гыйнвар, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы Үзәк авылы мәдәният йортында участок сайлау комиссияләре өчен укулар уздырылды. Укуларга участок сайлау комиссияләренең рәисләре, урынбасарлары, сәркәтипләре, авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде, диелә район хәбәрендә.
Татарстан үзәк сайлау комиссиясе, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика китапханәсе белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында “Без – Россия гражданнары” дигән иҗади конкурс үткәргән иде. Әлеге бәйгедә районыбыз укучылары да җиңү яулады. Аларга бу көнне дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Очрашуда Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе киңәшчесе Валентина Каменькова һәм үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова чарада катнашучыларга законнар яңартылган шартларда участок сайлау комиссияләренең хокуклары, сайлаучыларга мәгълүмат бирү тәртибе һәм сайлау алды агитациясе һәм башкалар турында сөйләде.
Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов та катнашты. “18 март көнне узачак сайлауларны закон нигезендә, тиешенчә үткәрергә бурычлыбыз. Тормышны сайлау өчен генә түгел, аны матурлау, булдыру өстендә дә эш алып бару кирәк. Сайлауларны яхшы уздыру өчен, бу өлкәдә белемнәребез югары булырга тиеш”,- диде ул. Эшлекле очрашу барышында участок сайлау комиссия әгъзалары үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерде. Теләче сайлау участогы хезмәткәрләре сайлау барышының ничек узуын практикада күрсәтте, диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз