news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә тырма ремонтына керештеләр

Алан ширкәте механизаторлары алдында җәмгысе 270 тырманы (9агрегат) рәткә китерү бурычы тора.

(Теләче, 21 ноябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бу көннәрдә бериш хуҗалыклар ашлык суктыру, терлек азыгы хәзерләү комбайннарын һәм тагылма машиналарны юып, чистартып һәм майлап кышкы саклауга да куярга өлгерделәр. Мәсәлән, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә әлеге эшләрне күптән тәмамлап, тырма ремонтлауга керешкәннәр. Бу эштә тырма җыючы егетләр Азат Рәхимҗанов белән Рафис Шөгаеповлар зур өлгерлек күрсәтәләр. Алар сүтеп биргән тырманы тимерче Радик Җамалиев тырма тешләрен күмер ягып утта кыздырса, җәйге айларда “КамАЗ” автомобилендә хезмәт куючы Рафис Хәбибрахманов аларны тиешле стандартларга китереп чүкеп тора. Аннары, тырма теше кабат җыючылар - Азат белән Рафис кулына күчә. Алар өчен иң мөһиме - эштә сыйфат билгесенә ирешү. Чөнки хезмәт хакы шуңа карап түләнә. Ширкәтнең баш инженеры Шәүкәт Котдусов белдергәнчә, әлеге егетләр көнгә 8-10 тырма җыя. Бирелеп эшләгән көннәрдә бу сан уникегә дә җитәргә мөмкин икән диелә район хәбәрендә.

-Егетләр алдында җәмгысе 270 тырманы (9агрегат) рәткә китерү бурычы тора. Көннәр әкренләп кыскара барса да, һава торышы чагыштырмача җылы әле. Мондый вәзгыять эш шартларын бермә-бер җиңеләйтә. Тәүге салкыннарга кадәр тырма ремонтын төгәләрбез дигән ышаныч бар. Бүген-иртәгә ремонтка культиваторларны (барлыгы 9 данә) кертә башлыйбыз. Параллель рәвештә гаражда тракторлар ремонты да бара. Бу эштә тракторчылар Илнур Вафин белән Николай Назаровка слесарь Ренат Гатауллин бик теләп булыша, - дип гараждагы һәм остаханәдәге эшнең барышы белән таныштырды мине Шәүкәт Котдусов.

Үзе эшли торган КСК-100 комбайнына җиңелчә ремонт үткәргән Равил Кәримуллин да комбайнын тагын берничә көннән кышкы саклауга куячак. Аның өчен дә ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Кышкы саклау дигәннән, ширкәтнең саклауга куелган комбайннары гаскәр кебек тезелеп торалар.Тәгәрмәчләре акшарланган,үзләре күтәртелгән, май үткәргечләре һәм башка нәзберек детальләре складка тапшырылган. Хуҗаларча караш, игътибар күрсәтелгәнлеге әллә кайдан күренеп тора. 15 ноябрьдән соң комбайннарның дефектларын барлап чыгачаклар һәм шуның нәтиҗәсендә запас частьлар сатып алыначак. Җәйге чорда бертуктасыз эшләгән куәтле “Джондир” белән К- 744 тракторлары да “чираттагы ялда” бүген. Аларда икенче состав буларак хезмәт куйган Тәлгать Хисмәтуллин белән Шамил Фазуллин, эретеп ябыштыручы Фәнис Закиров белән берлектә К-150 тракторына, халыкчан итеп әйтсәк, арба җыялар.Токарь Әхмәт Хәбировның да эше бетеп торганы юк. Әле бер детальне, әле икенчесен тотып керәләр аның янына. Зур тәҗрибә туплаган һәм үз эшенең остасына әверелгән Әхмәт берсен дә кире борып чыгармый. Кирәкле детальне шундук кырып бирә, диелә район басмасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100