news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә “Тройсын”ның абсолют батыры булып Кукмара егете танылды

Икенче батыр Олы Мишәдән Илнур Муллахмәтов, өченче батыр Тиләҗедән яшь, өметле көрәшче Алмаз Сәетов булды.

(Теләче, 29 май, “Татар –информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районында Тройсын бәйрәмнәре узды. Керәшеннәр аны икенче төрле “Яфрак бәйрәме” дип тә йөртә. Әлеге күркәм бәйрәм нәкъ менә агачлар яфрак яргач, басуларда сабан чәчүе тәмамлангач үткәрелә дә инде, дип яза җирле басма.

Безгә шуларның берсен - Иске Карабаян авылында узганын күреп кайтырга насыйп булды. Бу юлы да Иске Карабаян, Карабаян, Тәмте һәм Олы Нырсы авылларында яшәүчеләр өйләдән соң кичкәчә кадәр рәхәтләнеп күңел ачты: биеде, җырлады, уйнады, көлде. Казан шәһәренннән килгән “Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклор ансамбле белән район мәдәният йорты үзешчәннәренең чыгышы бәйрәмнең зур бизәге булды. Соңгылары арасында үзешчән җырчыларны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләрен - Рафис Минһаҗевны, Әлфия Поташованы, Флүзә Галәвиеваны,Сәрия Гарипова белән Гөлнур Гыймранованы, Нурмөхәммәт Насыйбуллинны, “Сударушка” рус фольклор ансамблен күрергә була иде.

Керәшен карендәшләребез Тройсын”ны өч көн бәйрәм итә икән. Алдагы кичтә, гадәттәгечә, алар авыл яшьләре көрәшен үткәргәннәр. Әлеге бәйгенең җиңүчеләрен “Тройсын” да билгеләп уздылар. Алар: Вадим Киселев, Алексей Трофимов һәм Владимир Герасимовлар. Йола буенча аларга быел авылга килен булып төшкән кызлар Римма Елизарова, Лариса Прокопьева һәм Марина Макроваларның чиккән сөлгеләрен тапшрдылар. Борынгыдан килгәнчә, алдагы көнне кичен яшьләр җыены да узган.
“Тройсын” бәйрәме борынгы керәшен йолаларына нигезләнеп алып барылса да, аның күпчелеген татарның Сабантуена хас ярышлар уеннар тәшкил итә. Биредә дә актив райондашларыбыз өчен аркан, таяк тарту, гер күтәрү, су белән тулы чиләк-көянтә күтәреп, капчык, зур галошлар киеп йөгерү бәйгеләре үткәрелде. Мәсәлән, хатын-кызлар арасында кул көрәше ярышында Олы Нырсы кызы Айсылу Касыймова беренче урынны яуласа. Ир-егетләр арасында җиңүче титулына Иске Карабаяннан Алексей Пугачев лаек булды. “Тройсын”ның “фишка”сы булган әтәчкә мәйдан тирәли озак чабарга туры килмәде: аны шундук Анатолиий Митрофанов тотып алды.

“Тройсын”да авыл халкына игелекле хезмәт күрсәтүчеләрне дә бүләклиләр икән. Мондый дәрәҗәгә быел 16 ел дәвамында башнядан авыл халкына су биреп торучы Иван Воробьев лаек булды.

Керәшен бәйрәмнәрендә “чистага” салганчы көрәшәләр. Әмма ярым финалда көрәшчеләрнең көчләре тигез булу сәбәпле, хөкемдарларга бу язылмаган канунны бозарга туры килде. Әгәр акча чөймәгән булсалар, белмим, Олы Мишә егете Рамил Мөхәммәтов белән Кумара егете Ренат Дәүләтшинга күпме көрәшергә туры килер иде. Алар бик озак көрәштеләр. Ахырдан акча чөяргә килешенделәр. Бәхет Ренатка елмайды. Һәм ул тагын ике көрәшчене аркасына салып, 2018 елгы Иске Карабаян авылы “Тройсын”ының абсолют батыры булып танылды. Икенче батыр Олы Мишәдән Илнур Муллахмәтов, өченче батыр Тиләҗедән яшь, өметле көрәшче Алмаз Сәетов булды. Сүз уңаеннан шунысын да өйтеп узыйк, Субаш авылында узган “Тройсын” бәйрәмендә абсолют батыр булып Муса Галләмов калган диелән район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot