news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә үткән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Арча маена чират тезелде

Теләче ярминкәсендә 750 кг терлек ите, 62 кг кош ите, 200 литр сөт, 800 кг яшелчә, 8 т бәрәңге сатылган.

(Теләче, 13 октябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова). Теләчедә авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан үзәк урамда оештырылганында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов та булып, сатучылар белән аралашты. Иртәнге 7дә башланып киткән ярминкә көн уртасына кадәр эшләде, диелә tulachi.ru хәбәрендә.

Авыл җирлекләре көз нигъмәтләрен тәкъдим итте. Сәүдә рәтләре тозлы гөмбә, яшелчә, җиләк-җимеш, кышка дип ябылган салатлар белән сыгылып торды. Районыбыз хуҗалыклары исә ашлык, ит, бәрәңге һәм үзләре җитештергән башка продукцияне тәкъдим итте. Район халкы юнь бәядән бәрәңге, кәбестә, сөт һәм итне күпләп алды. Бәрәңгенең килосы 11-15 сум булса да, аңа ихтыяҗ да аеруча зур иде. Хуҗалыклардан килосы 270 сум торган сыйфатлы терлек итен дә район халкы теләп алды. Ярминкә көнне 750 килограмм терлек ите, 62 килограмм кош ите, 200 литр сөт, 800 килограмм яшелчә, 8 тонна бәрәңге сатылганлыгы билгеле булды.

Сатуда тагын ни генә юк иде: ашлык, салам, печән, тирес һәм бозау, тай. Ашлык, терлек һәм печән, салам сатып алганнарга транспорт хезмәте дә күрсәтелде. Арча районыннан килгән сатучыларның сыер маен, торт, пирогларын теләчеләр чират торып алды. Әлеге ярминкәдә Күкчә авылыннан Нияз Сабирҗанов бал белән сәүдә итте. Елдагыча, аның янында халык кайнашты. Агач утыртырга теләүчеләр дә ярминкәдән агачлы булып кайтып китте. Хуҗалык пешекчеләре тәкъдим иткән кайнар коймаклар, чәй, район үзешчәннәре чыгышы ярминкәгә бәйрәм бизәкләре өстәде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100