Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә әти–әниләр татар теле буенча имтихан бирде
Татар теле буенча Бердәм республика имтиханы Иске Җөри урта мәктәбендә өч дәрәҗәдә оештырылды.
(Теләче, 18 апрель, “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). 17 апрель көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында әти-әниләр Бердәм республика имтиханы тапшырды. Республикакүләм акциядә һәр теләгән теләчеле катнаша алды. Аларның саны 11гә җитте. Акциянең максаты әти-әниләрне татар теле буенча бердәм республика имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштырудан гыйбарәт, дип яза район газетасы.
Татар теле буенча БРИ Иске Җөри урта мәктәбендә өч дәрәҗәдә оештырылды: милләте татар булмаган катнашучылар өчен, татар телен база дәрәҗәсендә белүче катнашучылар өчен, татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.
Имтихан тапшыручылар арасында җитәкчеләр, мөгаллимнәр, өлкәннәр дә бар иде. Балаларның хәлен аңлыйбыз дип, гаиләләре белән катнашучылар да булды диелә район хәбәрендә.
Сынау уза торган сыйныфка, тәртипсезлек булдырмау максатыннан, видеояздыру барды. Оештыручылар әти-ниләргә имтиханда нәрсәләр эшләргә ярамавы турында аңлатма бирде. Дәреслекләр, фотоаппаратлар, кәрәзле телефоннар алып керү, материалларны алып чыгу, фотога төшерү, башкаларга комачаулау, башка урынга күчеп утыру, әйберләр алмашу кебек кагыйдәләрне бозучылар имтиханнан чыгарылуы турында кисәтелде. Үзегезне начар хис итсәгез, оештыручы ярдәме белән медицина хезмәткәре янына озатачакбыз дип тә әйттеләр.
Имтихан 210 минут дәвам итте. Катнашучылар тест сорауларына җавап бирде һәм бирелгән тема буенча сочинение язды.
Альфрид, Фирдәүсә Хөснетдиновлар гаиләләре белән үзләрен сынады. “Мин физика, математика фәненнән укытам, шуңа кайбер нәрсәләр хәтердән чыгып киткән. Нигездә биремнәр эшләмәслек түгел, кызыклы булды”,- диде Фирдәүсә апа.
“Инша язарга вакыт җитмәде, берничә биремне генә эшли алмадым. Чакыргач, катнашырга теләк белдердем инде”,- диде Альфрид абый
Равил Насыйбуллин: “Имтихан тапшыру ошады, икенче елга да катнашырга исәп бар. Без биргән сынауларга караганда, хәзер җиңелерәк икән. Тест формасында булгач, эшләү җиңелрәк, иҗади эштә генә фикерләргә кирәк”
Имтихан эшләрен татар теле укуытучылары һәм татар теленнән республика имтиханнарын тикшерү буенча экспертлар тикшереп, нәтиҗәләре имтихан тапшыручыларның электрон почтасына җибәреләчәк, диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз