news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә терлекләргә азык әзерләү цехында эшләүче егетнең кулы өзелә язган

Азык тарату җайланмасын тикшергән вакытта 25 яшьлек ир-атның кулы механизм эченә кереп китә.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда авыл хуҗалыгы фирмасы операторының чак кына кулын өздерми калу очрагының сәбәбен һәм гаепле кешене тикшерүчеләр ачыклый. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Бу хәл быел 26 февральдә Теләче районының Казаклар авылында «Игенче» җәмгыятенең азык әзерләү цехында булган.

25 яшьлек ир-ат азык тарату җайланмасын караган вакытта, аның кулы җайланмага кереп китә башлаган.  Шунлыктан ир-атның кулы нык җәрәхәтләнгән. 

«Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча эш кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100