Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Теләчедә терлекчелек өлкәсендә ике айлык эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар
“АгроЛак” ширкәте узган ел 5,5 тонна гына сөт сатса, хәзер ширкәтнең көндәлек саткан сөте 7 тоннадан артып китә.
(Теләче, 8 март“Татар –информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы Советының утырышлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең быелның ике аенда терлекчелек өлкәсендә куйган эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.
Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендә узган киңәшмәгә авыл хуҗалыгы преприятиеләре җитәкчеләре, ферма мөдирләре, зооветеринария белгечләре, крестьян-фермер хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырулы иде.
Киңәшмәдә тирән эчтәлекле, анализга бай доклад белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитәкчесе Ралиф Низаметдинов чыгыш ясады
Аннары сүз бүген терлекчеклек өлкәсендә алгарышта һәм үсештә булган җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәте баш зоотехнигы Алексей Маметьевка бирелде. “Терлек туйганчы су эчәргә һәм аның асты коры булырга тиеш. Моннан тыш, җитәкчеләр һәм белгечләр тарафыннан ныклы контроль, учет эше алып барылырга тиеш. Шул чакта гына терлекчелектә ниндидер уңай нәтиҗәгә өметләнергә була” - диде ул.
Хәзер “АгроЛак” ширкәте савымчылары һәр сыердан 20 килограмм сөт савып алуга ирешәләр. Узган ел бу ширкәт 5,5 тонна гына сөт сатса, хәзер ширкәтнең көндәлек саткан сөте 7 тоннадан арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз