news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә терлекчеләр ясалма орлыкландыруның Европа ысулын өйрәнде

Чарада 2017 елда терлекчелек өлкәсендә куйган эшкә нәтиҗә ясалды, алдагы көннәргә бурычлар билгеләнде.

 (Теләче, 25 гыйнварь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов).  Теләченең җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең Алан товарлыклы-сөтчелек комплексы базасында ветеринария табиблары, ясалма орлыкландыру техниклары өчен семинар-уку үткәрелде, диелә район хәбәрендә.

Җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең Алан товарлыклы-сөтчелек комплексы базасында ветеринария табиблары, ясалма орлыкландыру техниклары өчен семинар-уку үткәрелде. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов катнашында узган чарада 2017 елда терлекчелек өлкәсендә куйган эшкә нәтиҗә ясалды, алдагы көннәргә бурычлар билгеләнде .

Семинар-укуда муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов күптән түгел үзенең укуда булуын әйтеп узды. Гыйнвар аенда район башлыклары, агрохолдинг җитәкчеләре өчен “Сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру” дигән темага укулар оештырылган. Аннары аның кысаларында Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалыгында практик дәрес үткәрелгән. Биредә алар алдынгы тәҗрибә белән уртаклашканнар.

-Бүгенге семинар-уку да Вахитов исемендәге хуҗалык кебек районның алдынгы хуҗалыкларының берсендә үтә. Биредә терлекчелектә дә, игенчелек өлкәсендә дә тотрыклы эш алып барыла. Дус-тату һәм бердәм булып хезмәт куеп, югары күрсәткечләргә ирешәләр. Сезгә дә биредәге, аеруча терлекчелек өлкәсендәге эшнең куелышын үрнәк итеп күрсәтәсе килде, - дип белдерде муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов.

Мал табибларын, ясалма орлыкландыру техникларын ясалма орлыкландыру серләренә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел эше буенча бүлек җитәкчесе Рөстәм Сәетов төшендерде. Теоретик өлештә, аның тарафыннан белгечләргә ачык дәрес үткәрелеп, видеофильм күрсәтелсә, практик өлештә ул теләккә килгән сыерны ясалма орлыкландырып күрсәтте. Семинар- уку барышында ул мал табибларының, ясалма орлыкландыру техникларының күп санлы сорауларына җавап та бирде. Бу юлы да ул ясалма орлыкландыруның Европа ысулын өйрәтте, диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot