news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә терлек азыгы әзерләү техникаларының әзерлеге тикшерелә

Тиздән Теләче игенчеләре терлек азыгы хәзерләүгә керешәчәк.

Теләчедә терлек азыгы әзерләү техникаларының әзерлеге тикшерелә
tulachi.ru/

(Теләче, 1 июнь, “Татар -информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш консультанты Илфар Баев җитәкчелегендәге комиссия терлек азыгы әзерләү техникаларының әзерлеге буенча район хуҗалыкларында үзара тикшерү үткәрде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйге сыйфатында узган үзара тикшерү барышында, печән чапкыч һәм җыйгычларның төзеклеге, хезмәтне саклау буенча тиешле чараларның үтәлеше, хезмәткә түләү тәртипләре, сенаж-силос чокырларының торышы күздән кичерелде.

Моннан тыш, басуда эшләячәк механизаторларның махсус кием белән тәэмин ителеше, аптечка, утсүндергечләрнең булу-булмавы исәпкә алынды, хезмәткә түләү мәсьәләләре калку күтәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot