news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә техниканы кышкы саклауга кую буенча үзара тикшерү узды

Районда ул җаваплылыклары чикләнгән “Игенче”, “Таң”, “Алан” ширкәтләре, “Теләче Агро” ширкәтенең үзәкләштерелгән техника паркында булды.

(Теләче, 17 ноябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Шушы көннәрдә республикада техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын ремонтка хәзерләү буенча үзара тикшерүләр башланып китте. Теләче районында ул җаваплылыклары чикләнгән “Игенче”, “Таң”, “Алан” ширкәтләре, “Теләче Агро” ширкәтенең үзәкләштерелгән техника паркында, Олы Мишә, Ленин исемендәге һәм Сауш бүлекчәләрендә, җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте базасында булып үтте диелә район хәбәрендә.

Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, әлеге ведомствоның терлекчелек объектларын механикалаштыру һәм энергетик ресурслар белән тәэмин итү секторы җитәкчесе Ришат Насыйров катнашында узган әлеге мөһим чарада районыбыз хуҗалыклары техниканы кышкы саклауга һәм техника парклары кышкы ремонт чорына әзер дип табылды. Алар белән берлектә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультантлары Илфар Баев белән Илнар Хафизов, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте баш инженеры Рөстәм Шакирҗанов, “Алан” ширкәте баш инженеры Шәүкәт Котдусовлардан торган эшче бригада да эшләде.

Шунысын да искәртергә кирәк, әлеге хуҗалыклар чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасын ремонтлауны тәүге салкыннан башланганчы ремонтларга тырыша. Бу техника төзекләндерүне җиренә җиткереп башкарырга һәм оешкан төстә төгәлләргә ярдәм итә.

-Трактор-комбайннар һәм тагылма машиналар арасында төрлесе бар. Кайберләре озак еллар дәвамында хезмәт күрсәтсә, араларында чагыштырмача яңалары да шактый. Аларны да ремонтламаган килеш язгы кыр эшләренә чыгарырга ярамый. Кабат язлар киләсен, чәчүгә чыгасыбызны онытмыйк! – дип белдерде ТР Авыл хуҗалылыгы һәм азык-төлек төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов.

Үзара тикшерү барышында комиссия тарафыннан агрегатларның чисталыгына, күтәртеп куелу-куелмавына,тәгәрмәчләрең агартылуына чылбыр, каеш һәм пычакларның салдырып куелуына, дефектларны барлауга, остаханәләрнең җылытылуына, алардагы тәртипкә һәм хезмәткә түләү мәсьәләләренә зур игътибар бирелде.

-Санаулы мәйданнарда калган көнбагыш һәм кукуруз культураларын суктырырга тиешле комбайннарны исәпкә алмаганда, районда авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую тулысынча тәмам. Басуда машина-тракторлар калмады. Язгы чәчүдән бушаган культиваторлар һәм чәчкечләрне җәй көне үк төзекләндерә башлаган иде. Хәзер калган техниканы ремонтлау башланды. Иң беренче чиратта, тырмалар ремонтланачак. Техниканы кышкы саклауга кую дәүләт стандартларына туры китереп башкарылды. Хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр дә игътибарсыз калмаячак, - дип хисап тотты җитәкчеләр һәм комиссия алдында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илфар Баев.

Үзара тикшерү нәтиҗәләренә килгәндә, җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Игенче, “Таң” һәм “Теләче Агро” ширкәтләренең техникаларының кышкы саклауга куелышы, машина-трактор паркларының торышы, остаханәләрнең ремонт сезонына хәзерлеге яхшы дип табылды. 90 балл мөмкинлектән “Алан” ширкәте – 78, “Игенче” ширкәте – 77, “Таң” белән “Теләче Агро” ширкәтләре 76 шар балл җыйды.

-Тырмаларны һәм агрегат тагу җайланмаларын төзекләндерүне 1 гыйнварга тәмамлауны бурыч итеп куябыз. Техниканы саклауга кую һәм техника ремонты кебек эшләрне җитди контрольдә тоту зарур. Чөнки авыл хуҗалыгында болай да эш күп. Хуҗалыклар бүген тулы куәткә кышлату сезонына аяк басты. Язын йөз кызартырлык булмасын! - дип йомгаклау сүзе белән чыкты белгечләр һәм механизаторлар алдында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, диелә район басмасында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100