Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле кунакта булды
Алар район мәдәният йортында мәктәп укучылары белән очрашты, аралашты һәм җылы эчтәлектәге концерт программасы белән сөендерде.
(Теләче, 2 октябрь, “Татар–информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Теләче районына кунакка килде. Алар район мәдәният йортында мәктәп укучылары белән очрашты. Егетләр–кызлар күңелле концерт тамашасы гына карап калмады, артистлар белән дә якыннан аралашты. Айдар Фәйзрахманов укучыларны сәхнәгә эндәшеп, алар белән әңгәмә корды, дип хәбәр итә район басмасы.
Әлеге очрашулар “Балалар өчен сәнгать дәресләре” проекты кысаларында дәвам итә. Бу Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Мәдәният министрлыгы, дәүләт ансамбле белән уртак музыкаль проекты. Проектның максаты татар җырлары, биюләре аша укучыларда татар теленә, үз милләтебезгә карата горурлык тудыру. “ Тел буенча бик күп сөйләшүләр алып барабыз. Совет системасы вакытында ук мөфти Тәлгать Наҗетдин телне, милләтне саклауда сәнгать әһелләре бик күп эш башкара ала дигән иде. Шул сүзләр минем беркайчан да күңелемнән чыкмады. Күп илләрдә булырга туры килде, 50 дән артык милләт вәкилен күрдем. Безнең әби–бабайлардан да матуры юк. Татар халкының милли киемнәре, гореф-гадәтләре, калфаклары гына ни тора”, - диде Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.
Узган сезоннарда ансамбль “Балалар өчен сәнгать дәресләре” проекты белән 10 районда булган. Быел да алар район мәктәпләрендә укучылар күңелен күрәчәк диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз