news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә “Татарстан кроссы - 2018” бәйгесе үткәрелде

Чара барышында “Хезмәткә һәм оборонага әзерлек” (ГТО) җәйге фестиваленең муниципаль этабында җиңүче мәктәпләр дә бүләкләнде.

(Теләче, 20  сентябрь, “Татар –информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче авылының үзәк урамында “Татарстан кроссы - 2018” бәйгесе үткәрелде. Спорт бәйрәмендә спорт, мәгариф, медицина һәм мәдәният өлкәсендә, оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр, укучы балалар, җитәкчеләр һәм өлкән буын районлылар да бик теләп катнаштылар, дип яза җирле басма.

Чара тантаналы шартларда район мәдәният йорты каршындагы мәйданда парад белән башланып китте. Ярышка килүчеләре муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин тәбрикләде һәм ярышларга старт бирде. 

- Бүгенгедәй массакүләм спортка тартылуыбыз бик күркәм күренеш. Без моңа һәрдаим омтылырга тиеш. Районыбызда спорт осталары күп булса да, безгә күмәклек җитми әле. Статка очрак булганда гына басабыз. Аы гадәткә кертергә, яшәү рәвешенә әйләндерергә кирәк, чөнки спорт - сәламәтлек чыганагы. Спорт белән шөгыльләнгән кешенең тәне сәламәт, күңеле саф була, - диде ул үзенең чыгышында.

Бу көнне ул узган атнада Теләче стадионында мәктәп укучылары арасында үткәрелгән “Хезмәткә һәм оборонага әзерлек” (ГТО) җәйге фестиваленең муниципаль этабында җиңүче мәктәпләрне дә бүләкләп үтте. Көзге кросста олысы да, кечесе дә бөтен көчен куеп йөгердә. Алдагы еллардагы кебек быел кросста урыннар билгеләнмәде, Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылмады. Ул быел массакүләм йөгереш буларак узды. Катнашучыларның барсына да финиш сызыгында медальләр тапшырылды.

Сафларыбыз елдан-ел ишәя бара. Бу спорт кына түгел, зур спорт бәйрәме, зур тәрбия чарасы, балалар, яшьләр өчен матур үрнәк бу. Без күбебез монда гаиләләребез белән киләбез. Чарадан барыбыз да канәгать. Биредән күңел күтәренке кәеф, көр күңел белән кайтып китәбез”, - диделәр бертавыштан кросста катнашучылар диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot