Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Теләчедә "Татар малае" бәйгесендә катнашучылар бүләкләнде
Сабантуй бәйрәме, бирнә җыю, каз өмәсе һәм башка бик күп онылып бара торган гореф-гадәтләр сәхнәләштерелде.
(Теләче, 23 февраль “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Иске Җөри авыл мәдәният йортында “Татар малае” бәйгесе узды. Бәйгедә район мәктәпләреннән килгән талантлы егетләр көч сынашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бәйгедә катнашу өчен егетләр үзләренең мөгаллимнәре белән зур көч куйган. Мәктәп укучылары арасында оештырыла торган әлеге бәйге яшьләрдә туган телләренә, милләтенә карата ихтирам тәрбияли.
Укучыларның чыгышларына җюри комиссиясе сокланып утырды, шунлыктан иң -иңнәр арасында татар малае титулына лаеклы укучыны сайлап алу аларга җиңел булмады.
Егетләргә бәйге барышында үзләренең сыйныфташ кызлары ярдәмгә килде. Татар малаеннан, татар кызыннан аерып карау мөмкин дә түгел. Сәхнәдә чыгыш ясаган егетләрне кызлар тулыландырды.
Һәр мәктәп гореф-гадәтләрне яхшы белүләрен күрсәтте. Сабантуй бәйрәме, бирнә җыю, каз өмәсе һәм башка бик күп онылып бара торган гореф гадәтләр бу көнне сәхнә түрендә кабат яңарды.
Бәйгенең бүләкләү тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов та катнашты.
Бәйгедә үзләрен сынаган унбер егет тә бүләксез калмады. Төрле номинацияләрдә алар иң-иңнәре булып танылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз