news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Теләчедә “Татар кызы” бәйгесе башланды

Мондый чаралар яшьләрдә милләтебез тарихы белән кызыксыну уята, туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияли.

(Теләче, 14 февраль, “Татар - информ”, "Теләче", Зөлфия Ибраһимова).Теләче районы Үзәк авылы мәдәният йортында районкүләм “Татар кызы” конкурсының беренче сайлап алу туры узды. Икенче туры 17 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында узачак. Әлеге конкурста катнашырга 15кә якын кыз теләк белдерде, финалга аларның бары тик алтысы гына узачак дип хәбәр ителә район газетасында.

Ике ай барган әзерлек вакытында алар биергә, җырларга, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнде, мәдәниятебез белән танышты. Әлеге зур эшнең нәтиҗәсе – конкурсның беренче сайлап алу туры матур узды. Жюри составына – “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзасы, Теләче туган якны өйрәнү музее директоры Фаягөль Имамиева, район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әнисә Туктамышева, район мәдәният йорты хормейстры Әлфия Поташовага бәя бирү бик җиңелдән булмагандыр. Чөнки кызлар берсеннән-берсе уңган, булган, гүзәл һәм тапкыр иде. Конкурсантларга төрле сорауларга да җавап бирергә туры килде. Яшермим, гүзәлкәйләр өчен бу вакытта үзем дә борчылып тордым. Тик нинди генә сорау булмасын, кызлар югалып калмады. Тамашачылар аларның кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмә белән дә танышты.

Конкурсның иң матур, игътибарга лаек өлеше дип, кызларның иҗади номерларын атар идем. Катнашучыларның һәрберсе дә әлеге этапка җаваплы караган. Баландыштан Алинә Габдрахманова һәм Үзәктән Ләйлә Касимова татар халык биюләрен башкардылар. Олы Нырсы авылы кызы Ландыш Сабирова “Сагыну” нәсерен яттан сөйләгәндә күзгә яшьләр килде. Олы Мишәдән Алия Мифтахова, Айдардан Зәлидә Әхмәшина, Шәткедән Гөлназ Габдрахмановалар җырга сәләтләрен күрсәтте. Бәйрәмне Үзәк мәдәният йортында эшләп килүче “Асылташлар” бию төркеме, җырчы Илсур Шәйдуллин чыгышлары тагы да бизәде.

Жюри әгъзалары киңәшеп, конкурсантларга урыннарны түбәндәгечә билгеләде: Алинә Габдрахманова - “Сөйкемле кыз”, Ландыш Сабирова -“Талантлы кыз”, Гөлназ Габдрахманова - “Тапкыр кыз”, Ләйлә Касимова -“Уңган кыз”, Зәлидә Әхмәтшина - “Мөлаем кыз”, Алия Мифтахова - “Халык күңелен яулаган кыз” буларак бүләкләнде.

“Татар кызы” бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы тамаша аша татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү максаты белән үткәрелә. Ә иң мөһиме – мондый чаралар яшьләрдә милләтебез тарихы белән кызыксыну уята, туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияли, диелгән район басмасында.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100